Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.телен әйтәм мин. Амплитуда! Әйе, амплитуда. Татар теле. Ике калын сүз язсаң, уртасында нечкәсе булсын.
Менә хәзер шүрлектән кулым тигән китапны алдым да уртасыннан ачтым. «Сандугач бишенче төн оча иде инде». Амплитуда. Мөгаен. Мөгаен түгел инде. Тәгаен.
Ә сүзлек ни ди?
«Амплитуда. Наибольшее отклонение от нулевого значения величины, колеблющейся по определённому закону». Әнә ничек. «Величина», «закон».
Үз гомерендә нибарысы татарча – җиде, русча бер китап чыгарган.
Ә иҗаты, язганнары хакында үзенең вафатыннан соң татар матбугатында фәкать ике генә мәкалә чыккан: Г. Ахунов. «Агыйдел егете»; Ф. Галимуллин. «Шигъриятле проза». 1980 ел. Тууына 50 ел тулу уңае белән. Ә аңынчы? Әйбәт. Барлас Камалов, Гариф Ахунов, Мәхмүт Хәсәнов, Флёра Сафиуллина, Рафаэль Мостафин, Валентина Гудкова сүз әйткән булган икән. Һәр китабы саен. Яхшы. Бусы да яхшы.
Чираттагы китабым («Богау») беткән. Инкыйлабка кадәрге нәшир Кәримовлар шундук тагын бер агымын басып сатуга җибәрерләр идедер.
Шәхсән исә, кулымнан, мәдәтемнән, хәлемнән килсә, бүген үк Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» әсәрен, «Әткәм һөнәре»н, меңәрләп-меңәрләп, татарга таратыр идем. Кесәм такыр шул. Ә татарның… ни дип әйтим… Рәхмәте такыр.
– Әй! – диясе килә. – Болай ук кирәк түгел инде, – дип. Балта тотып. Сабының ватерпасы аша карап, дөньяны тигезләргә теләп. Төп-төгәл итеп. Нивелирлап.
Сарьянча.
Ахыр килеп, ул 70 нче еллар татар әдәбиятының, язуының, теленең амплитудасы иде.
Сәгате.
Иде…
Сентябрь. Яңгыр. Юеш. Җәсәден баскычтан алып төшүе кыен булды. Сыймады.
Аның каравы ул татар халкының күңеленә сыйды. Мәңгелеккә.
ДОГАЛЫ ЕЛЛАРНЫ САГЫНУ
«Догалы еллар» китабы күренекле татар язучысы Марсель Галиевнең күңел дөньясын, уй-гамен, әрнү-шатлыкларын чагылдырган хезмәт сыйфатында җәмәгатьчелек, укучылар игътибарына барып иреште. Ул әлеге китабында чор, заман, тарихыбыз хакында фәлсәфи уй йөртә, татар халкының мәшһүр иҗат шәхесләре турында үзенә генә хас ташламасыз, ихлас, яратып сүз әйтә. Безнең әдәбиятыбызда иҗат шәхесләре хакында күп язылды, языла, язылыр. Ә М. Галиевнең «Догалы еллар»ы татар теленең һәммә байлык-хәзинәсен кулланып, милләтебезнең атаклы уллары, кызлары хәл-әхвәлен кирәксә җор, кирәксә кырыс итеп сурәтләве белән кыйммәт. Ахыр килеп, М. Галиев әлеге хезмәтендә үзен заман фәлсәфәчесе итеп күрсәтте. Бу китапны язу барышында, аның күпме йокысыз төннәр, ваемлы көннәр кичерүен аңлавы авыр түгел.
Бер дә берчакны Казаннан көтүебез белән язучыдыр, галим-голәмә, артистлардыр Мәскәүгә килеп төштек тә ду китереп «чара» үткәреп аттык. Ул чагындамы? И, ул чагында! «Татарлар килгән!» дигән хәбәр чыкса, бөтен Мәскәү шау килә торган иде.
Шундый бер тамашабыз соңында югары әдәби курста укучы Марсель Галиевкә телеграмма килеп төште: атасы Баян ага вафат булган икән. Аның бит мышык-мышык яшь сыктавы да көлгәне сыман. Сер бирми. Соң, моның эчкән чәе – ут та, баскан җире язгы ташу икәнен бик яхшы беләбез ләбаса. Ярар. Казанга кайтып төштек. Минем Әлмәттәге «сөрген» чорым иде. Казандагы фатирыма кереп торуның хаҗәте юк. Ә Марсельгә, тиз тотып, Азнакайга – авылы