Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Читать онлайн книгу.да гүя менә шуның дулкыннарында тирбәлә-тирбәлә агып китте. Барысы онытылды, барлык фани уйлар «дөнья читлеге»ннән каядыр бик биеккә, бик еракка очты… Җырның беренче сүзләре үк инде тамашачы күңеленең иң нечкә кылына барып кагылды, исертте-сихерләде, һәм күпләрнең күзләреннән, үзләре дә сизмәстән, җылы яшьләре агып төште. Бу гади елау түгел иде, бу күңелләр төбеннән күтәрелгән бик изге, бик кадерле олы бер хиснең саф чишмәдәй саркып чыгуы иде.
Җыр беткәч тә, кешеләр, өнсез калгандай, һич селкенмичә, тып-тын утырдылар. Рәхмәт белдереп, яңадан кабатлауны сорап кычкыручы бер генә кеше дә булмады, хәер, бу кирәкми дә иде. Шушы өнсез утыру, шушы яшьтән чыланган йөзләр һәм сихерләнгәндәй җырчыга хәрәкәтсез төбәлгән күзләр барысының да күңелләре ни белән тулганын бик ачык әйтеп тора иде… Һәм Рәшидә, көчле алкышка рәхмәтен белдергәндәй, аларга яктырып елмайды, хәтта аз гына башын да иеп куйды. Ул әле җырлаячак иде, дәртләнеп, шатланып җырлаячак иде.
…Яруллин, торып: «Юксыну», – диде һәм, кире утырып, баянының нечкә телләренә басып кына тавыш бирде. Рәшидә, яктыга үрелгәндәй, йөзен күтәреп, бөтен гәүдәсе белән алгарак омтыла төште һәм, уң кулын күкрәгенә якын китереп, шуннан сосып алгандай тирән сагыш-моң белән җырлый башлады:
Күз карашым нинди уйчанланды,
Син беләсең микән, юк микән?
Син киләсе юлдан күзем алмый,
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Бу – соңгы вакытларда гына халык арасына таралган һәм бик тиз арада күңелләрне биләп алган җыр иде. Көе аның композиторныкы, сүзләре – шагыйрьнеке, әмма халыкның үз иҗаты шикелле телдән-телгә күчеп, бөтен җирдә җырлана башлаган иде. Вакытның рухын, кешенең күңеленә тулганын әйтеп бирә белгән җыр гына мондый бәхеткә ирешсә ирешә торгандыр…
…Менә хәзер дә Рәшидә авызыннан чыккан «Юксыну» тыңлаучыларга аларның үз юксынуы, үз сагышы, үз зары булып ишетелде. Бердән алар җырга йотылдылар, бары бер кодрәткә – бер исерткеч тойгыга буйсынган шикелле, җырчыдан күзләрен аера алмыйча, аның һәр сүзен аңлап, йөрәкләреннән кичереп утырдылар. Хатын-кызлар арасыннан тагын кайберәүләре сагыш белән тулы күңелләре чайкалып түгелгәндәй тәкатьсездән үкси башладылар.
Хәтта Зөфәрне дә бу җыр тетрәтмичә калмады. Дөрес, аның юксыныр кешесе юк иде, сугыш китергән михнәт-газап аның күңеленә авыр таш булып ятмаган иде, әмма шулай да янындагы кешеләрнең тирән кичереше аңа да күчте булса кирәк – берара бугазы төбенә каты төер килеп тыгылды. Ләкин бу төерне ул ничек тә йотарга тырышты, чөнки бу минутта Рәшидәнең акрын гына кыймылдаган тулы иреннәре, тирән илһамлану белән балкыган йөзе, аз гына дымланып каядыр еракка төбәлгән күзләре аның өчен үзе бер җыр, үзе бер сихер иде.
…«Юксыну»дан соң «Туган ил», «Хатлар язам», «Сибелә чәчәк», «Яз да була», «Арча», «Шомыртым», «Эрбет», «Фирдәвескәй», «Сания» – берсе артыннан берсе агылып кына торды. Рәшидәнең бу кадәр армый-талмый җырлавы гаҗәп иде. Киресенчә, яңа җыр башлаган саен, үзе ул ничектер рухлана, дәртләнә,