Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Читать онлайн книгу.уйга калып. – Үзебез дә бик өзелеп торабыз шул, улым! Нишләрбез икән соң?
– Син, Мәликә әби, рәтлә инде, рәтлә… Тап бер җаен!
– Булмаганны каян табасың? Әнә Шәйхулла председателебез, сезнең киләсене белгәч, бербөтен икмәк белән азрак май җибәргән иде… Ул гына ни, йөрәккә ятмас шул. Булмаса, үземнән берәр чуен бәрәңге пешерермен… Нишлисең, хәзинәдә бары белән инде.
– Менә нәрсә, Мәликә әби, мин сине буш итмәм. Үзеңә азрак чәй-шикәр бирермен. Акчасын да түләрмен… Син инде безгә итле аш пешер… Итең бардыр бит?
Чәй-шикәр дигәнне ишеткәч, карчыкның колаклары торды. Күптән инде аның чын грузин чәен күргәне юк, ә чәй карчык кешегә әҗәл даруы белән бер инде ул! Әмма ит тә бик кызганыч, әүвәлге шикелле чоланда түшкәсе белән асылынып тормый… Шулай да бераз ык-мык итебрәк торганнан соң, ул йомшара төште:
– Шулпа тәмләндерү өчен генә тоткан итебез барын бар да бит, нишлим икән соң? Үзебездән өзеп бирергә туры килә инде…
– Син кызганма, әби! Итсез тормассыз әле… Әйтәм ич, буш итмәм. Ә чәй белән шикәрне, теләсәң, мин сиңа хәзер үк биреп куям. Минем күчтәнәчем булыр. – Һәм ул чемоданын алып ача да башлады.
Карчыкның икеләнүе, ниһаять, юкка чыкты:
– Ярый, алайса, – диде ул, бердән юмартланып. – Яхшы кешеләрдән газиз җан да кызганыч түгел дигәндәй, булмаса, бер чирек каз турап өйрә пешерермен үзегезгә.
– Менә рәхмәт, әбекәем, менә рәхмәт! – диде Зөфәр һәм карчыкның кулына илле граммлы бер төргәк чәй белән биш-алты зур шакмак шикәр тоттырды.
Бу эшне җайлагач, Зөфәр клубка барырга дип ашыкмыйча уйланып кына киенә башлады. Билгеле, барасы килә аның, тик шулай да бер нәрсә борчый аны: ул белә, клубта торганы хатын-кыз булачак. Менә шул ирләре яки уллары фронтка китеп беткән хатын-кызларның инде аңа: «Бу нинди әвендәй тап-таза ир монда йөри?» – дип гаҗәпләнеп, шикләнеп, ят күреп караулары мөмкин. Бу нәрсәне аның авыл җиренә чыккан саен сизгәне бар… Бер дә яратмый ул моны һәм хатын-кызлар җыелган җирдән ераграк булырга тырыша торган иде… Әлбәттә, берәүнең дә аңарда эше булмаска тиеш, берәүдән дә ул куркып тормый торуын, ләкин шулай да ни өчендер борчылмыйча булдыра алмый иде. Менә хәзер дә ул шул хакта уйлап алырга мәҗбүр булды.
III
Клуб дигәннәре урамга кырынрак утырган, манарасы киселгән иске мәчет бинасы икән. Ихатасы-мазары юк, тирә-ягы ап-ак кар яткан буш ялан… Киң генә такыр сукмак, урам юлыннан аерылып, клубның шул яланга караган болдырсыз ишегенә алып бара.
Зөфәр килеп җиткәндә, аның тирәсендә кеше-кара күренми һәм хәрәкәт-тавыш ишетелми иде. Тик бозланып каткан кечкенә тәрәзәләрендә зәгыйфь яктылык, сары тап булып, тонык кына чагыла иде. Концерт инде күптән башланган булырга тиеш.
Зөфәр тышкы ишектән туп-туры тамаша «залы»на барып керде. Ягылмаган, ярым караңгы бу «зал» халык белән шыгрым тулы иде. Бик еш итеп тезелгән озын, тар эскәмияләрдә туннан, сырмадан, шәл чорнаган, бүрекләрен батырып кигән, хәтта бияләйләрен дә салмаган хатын-кызлар, яшүсмерләр, бала-чагалар тыгызланып утырганнар. Ара-тирә генә олы яшьтәге агайлар һәм карт бабайлар