Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Читать онлайн книгу.

Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники


Скачать книгу
бу картның тик бер генә ягын өнәп бетерми – карт салырга ярата. Кулына аз гына акча керде исә, ашаудан бигрәк эчү ягын карый. Әгәр шушы кимчелеге булмаса, ул бу кадәр хәерчелеккә төшеп тетелеп тә йөрмәс иде. Әмма шулай да Зөфәр аны үз яныннан кумый иде: ничек кенә булмасын, заманында коммерческий училище бетергән, доверенный булган, зур байлыклар белән эш иткән кеше бит ул! Хәтта кызганып та куйгалый иде. Бигрәк тә карчыгыннан шушындый бер кыска гына хикәятне ишетеп калгач, бу кызгану аңарда көчәйде: Курамшин картның яшь чагында төшкән бер рәсеме бар икән. Рәсемдә ап-ак катыргы яка, ак күкрәкчә өстеннән бик шәп кара фрак кигән, киң күкрәкле, тулы ак чырайлы, кап-кара кашлы һәм кап-кара мыеклы гаҗәп чибәр-сылу бер кеше басып тора, ди… Һәм менә карт исереп кайткан чакларында шул рәсемне каршысына алып утыра икән. Утыра икән дә, карап тора-тора исе китеп: «Минме соң бу? Әллә мин түгелме? Минем дә шушындый чакларым булды микәнни?» – дип, чын күз яше белән еларга тотына икән.

      …Карчыгы бу хикмәтне гади бер нәрсә итеп кенә сөйләсә дә, Зөфәрнең хәтеренә ул бик нык кереп утырды. Картлык, бәхетсез картлык әшәке нәрсә, моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый.

      Июль аеның эссе бер көнендә төштән соң Курамшин карт әлсерәп, юан таягы белән шакылдап, Зөфәрләргә килеп керде. Аның өстендә чабулары сәленеп төшкән, керләнеп беткән киндер пиджак, тез башлары ямаулы кара чалбар, ә аягында җәен-кышын салмый торган тире оек белән эчсез галош иде. Ишектән керүгә, ул гөрес итеп табуреткага утырды һәм читләре сәлперәеп төшкән фетр эшләпәсен салып җилләнергә тотынды. Аның муенындагы һәм маңгаендагы буразнадай тирән сызыклары кара тир белән тулган иде.

      Өйдә Зөфәрнең әнисе Таибә абыстай үзе генә иде. Карт, бераз сулыш алганнан соң, читтәрәк сүзсез басып торган абыстайга дәште:

      – Бикә! (Ул аңа әллә яхшатланып, әллә үзенчә мыскыл иткән булып, борынгы морзаларча гел шулай дип дәшә торган иде.) Бикә, берәр стакан гына чәең булмасмы? Киптем…

      Таибә абыстай, ашыкмыйча гына кузгалып:

      – Булыр, – диде, аннары чүпрәк белән кухня өстәленең клеёнкасын сөрткәләде, – якынрак утыр!

      Карт, табуреткасын тартып, өстәлгә якынрак килде. Абыстай ак самавырдан юан корсаклы чәйнеккә су агызып, шуны плитә өстенә куйды. Чәй салды.

      – Мондый эсседә нигә бу хәтле газапка тарып йөрисең? – диде абыстай. – Зөфәр дә бит әле тиз генә кайтмый.

      – Эш, – диде карт, авыр сулап. – Срочный эш чыкты… Ә Зөфәр тиздән кайтыр, мин аңа шалтыраткан идем.

      Абыстай карт алдына стакан белән чәй куйды. Карт эссене тоймас калын иреннәре белән шунда ук стаканга орынды. Бер-ике йотып алгач, тәлинкәгә салып шапырдатып эчәргә тотынды. Дөресрәге, чәйне тәлинкәдән ул суырып кына алды. Абыстай икенчесен ясап бирде дә, җитәр сиңа дигән төсле, бер читкәрәк китеп утырды. Карт монысын артык кабаланмыйча гына эчеп бетерде, һәм шуннан соң аңа тәмам хәл керде булса кирәк, тураеп, бер җиңел генә сулап куйды, аннары кесәсеннән яулык


Скачать книгу