Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Читать онлайн книгу.

Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники


Скачать книгу
тирә-ягына каранып бара. Әйе, урам аулак, тыныч, яшеллеккә бай. Монда күбесе бер яки ике катлы агач йортлар икән. Ләкин Суконныйдагы шикелле искереп, тузып, чалышаеп бетмәгәннәр. Әле бик таза, нык утыралар. Еш кына бик пөхтә-матур итеп салынганнары да очрый. Андыйларны күргәндә Зөфәр көнчелек, уфтану аша гаҗәп бер ләззәтләнү хис иткәндәй була. Әйтерсең билгесез-ят, шуңа күрә дә тансык-мавыктыргыч матур бер тормыш аның күз алдыннан беленер-беленмәс кенә чагылып уза. Гайсә карт әйтә, заманында бу урамнарда зур чиновниклар, бай интеллигентлар һәм шәһәрдә кыш уздыручы помещик-дворяннар торганнар, ди. Менә шулар яшәгән тормышның һаман да әле шушы йортлар тирәсеннән китеп бетмәгән зәгыйфь шәүләсе үзен ничектер сиздерә кебек. Алай дисәң, күптән, бик күптән аларның моннан эзләре суынды бит инде. Бик күптән бу йортларда бүтән кешеләр – тегеләрне куып чыгарган кешеләр торалар. Моны инде, һәрбер зуррак йорт яныннан узганда, бик ачык күреп була; өйләрнең эчләрен вак тартмаларга бүлгәләгәннәр, ишегалларын иске такталардан корыштырган чалыш-чолыш кетәкләр, утын сарайлары белән тутырганнар, ә кайбер йортларның капка-коймаларын сугыш елларында каерып-сүтеп, ягып бетергәннәр. Бу кадәресе инде Зөфәр өчен шәүлә түгел, ә күзгә бәрелеп торган чынбарлык, һәм ул алар яныннан: «Иясез малны эт җыймас!» – дип, эченнән генә көенеп уза. Шулай да Зинин урамында Зөфәрнең күзен иркәләрлек, хыялын уятырлык йортлар да аз түгел иде әле.

      Бара торгач, Гайсә карт аны шундый йортларның берсе алдында туктатты:

      – Шушыннан гына үзенә бераз карап торыйк әле, – диде ул, нигәдер тавышын әкренәйтә төшеп.

      Каршы якта ике катлы зур йорттан озын гына койма белән аерылган һәм үзенә башкарак утырган бер катлы агач йорт күренә иде.

      – Шулмы? – дип сорады Зөфәр.

      – Әйе, нәкъ үзе, әйбәтләп кара! – диде карт.

      Биек кенә таш нигез өстендә такта белән тышлап, сарыга буяган, парадный ишеге һәм дүрт тәрәзәсе урамга караган йорт тора. Зөфәрнең күзе һәм игътибары менә шуңарда… Сүз дә юк, йорт бик таза, бик чибәр күренә. Беренчедән, шактый зур икән ул, тәрәзәләре дә зур, якты, эче дә бик иркен, якты булса кирәк; икенчедән, күптән салынган булуына карамастан, ул, нәкъ яңа йортлардай ничектер балкып, горур кыяфәт саклап, бик төз, туры утыра. Аннары йорт художество элементларыннан да мәхрүм түгел икән: кәрниз буйлары, тәрәзә башлары артык чуарламыйча гына челтәр өлге белән бизәлгән, ә болдыр баганалары нечкә билләп, гөмбәз чыгарып эшләнгән – болар һәммәсе йортка тыйнак бер нәфислек биреп тора…

      Ләкин шулай да Зөфәр йортның кайбер искергән-тузган җирләрен дә күрмичә калмады. Мәсәлән, кайчандыр кызылга буяган калай түбәсе инде каралып, уңып беткән. Бәлкем, тишкәләнгән урыннары да бардыр әле. Аннары вакытында бик таза эшләнгән капка-койма да хәзер шактый тузган инде; капкасы бөтенләй артка таба авышып тора. Димәк, болар барысы да яңартуны сорый.

      Шул рәвешчә, кулларын артка куеп, Зөфәр йортка озак кына карап торды, картка бер сорау да бирмәде һәм йорттан алган тәэсирен дә берничек тә сиздермәде. Бары кузгалырга


Скачать книгу