Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Читать онлайн книгу.та булмас. Ләкин, Гайсә абзый, син карт, тәҗрибәле кеше, миңа саф чынын гына әйт әле: ышанып алырлык йортмы ул, тыштан гына шулай күренмиме, алданмабызмы?
Карт башта тамак кыргалап куйды, аннары үзенең, чынлап та, объектив, гадел икәнлеген күрсәтергә теләп, салмак кына сүзен башлады:
– Алла шаһит, Зөфәр туган, мин, сиңа әйтсәм, бары саф дөресен генә әйтәчәкмен. Бер бөртек тә шигең булмасын. Әйе, бик хаклы сорыйсың: тыштан чибәр, эчтән черек түгелме? Кайчакта шулай да була бит ул… Ләкин, Зөфәр туганым, күңелең тыныч булсын: бу һич андый йорт түгел, менә сиңа чал чәчем!.. Күптән беләм мин аны, карчыкның иске-москыларын Сорочийга күп ташыдым, ә сатылу хәбәрен ишеткәч, эчен генә түгел, астын-өстен тикшереп карап чыктым. Ышанасыңмы, егерме дүрт вершоклы шыңгырдап торган нараттан ике аршын тирәнлектәге таш фундамент өстенә салынган йорт ул! Ник бер чери башлаган яки корт төшкән җире булсын менә! Идән, түшәм такталары тора-тора какланып беткән, кадак та керерлек түгел. Ә идән астындагы базы, бәдрәф чокыры цементлап эшләнгән, белдеңме?.. Гомерлек инде, гомерлек! Ходай кушып, алырга язсын да игелеген күреп торырга насыйп булсын!
Әлбәттә, картның бу әйткәннәре Зөфәр өчен көтелмәгән сүзләр түгел иде. Ул үзе дә йортның таза, яхшы икәнлегенә ышанып өлгергән иде инде, әмма шулай да карт кимчелекләре турында да әйтсә, аңа, бәлки, җиңелрәк булыр иде. Югыйсә йорт аның күңелен һәм хыялын бик тиз һәм бик нык били башлады. Ә ул болай бик ансат кына шуның колы булып китәргә теләми иде. Уйларга, айнык акыл һәм тыныч җан белән бик нык уйларга кирәк иде әле аңа…
Алар арасында бүтән сүз булмады. Чехов базарына җиткәч, карт Суконныйга төшеп китте, Зөфәр исә туры гына шәһәр үзәгенә таба китеп барды.
…Берничә көн узды. Шушы кыска гына вакыт эчендә Зөфәр каты бер сынау кичерде. Нәтиҗәсе шул: бер генә көн, бер генә сәгать тә ул Зинин урамындагы сарыга буялган, кызыл түбәле йорт турында уйламыйча тора алмый башлады. Хәер, бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел иде. Барыбер ул йорт сатып алырга тиеш, бу – аның өчен күптән хәл ителгән мәсьәлә, ә инде заманнан өркү, курку-сагаюлар, никадәр генә җитди сәбәп булмасын, аны хәзер тыя да, туктата да алмый иде.
Адвокат йортын ул әнисе Таибә абыстай белән дә бергә барып карады, тагын берничә ышанычлы кешесен илтеп, аларга да күрсәтте, барысы да йортны бик яраттылар, берсе дә Зөфәрнең гайрәтен чигерерлек нәрсә әйтмәде. Һәм йорт Зөфәрне, ниһаять, башы-аягы белән үзенә әсир итте. Хыялы аның котырып эшли башлады. Ул инде аңа хуҗа, ул инде аны яңадан өр-яңа хәленә китергән, эчен шәп җиһазлар белән тутырган һәм шунда рәхәтләнеп торып ята. Салмак йөрешле мәһабәт дивар сәгатедәй әйбәт итеп көйләнгән тук, тыныч тормыш ашыкмыйча гына ага да ага… Һәр көнне иртән бик пөхтә киенеп, Зөфәр Сабитов эшкә китә, туры гына эштән кайта, бакчада казына, террасада үз җиләгеннән кайнаткан варенье белән тәмләп кенә чәй эчә, газеталар караштыра, аннары иркен, чиста бүлмәдә рәхәтләнеп ял итә. Койма биек, капка таза, ишегалдында озын тимерчыбыкны шаулатып усал эт йөри, һәм хуҗаның дөньясында гаме юк, дөньяның аңарда