Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Читать онлайн книгу.үзенә үзе дә икърар итәсе килмәгән шиген тотып алгандай булды. Ләкин Зөфәр күңеле төбендә кыймылдарга маташкан ул шикне, әлбәттә, һич сиздерергә теләмәде, юри батыраеп җавап бирергә ашыкты:
– Ялгышасың, дус кеше! Миңа берни дә булганы юк. Теләдем – алдым, кеше авызыннан тартып алдым. Алты бүлмәле, җимеш бакчалы йорт менә монда – минем куенымда хәзер! Нинди үкенү булырга мөмкин!
– Алайса, бик әйбәт, сүзем бетте, игелеген күр! Сиңа бит шул кирәк тә инде – йорт-җирле, чибәр кәләшле, бала-чагалы солидный тормыш! Менә ирешәсең…
– Ә сиңа кирәкмимени?
– Юк, миңа кирәкми. Мин бервакыт та өйләнмәячәкмен и йорт та алмаячакмын. Нигә ул богаулар миңа? Кайтып ятарга бер бүлмәм булса, миңа шул җиткән. Тик кесәмдә ике сберкенәгә йөрергә тиеш. Ике кенәгә – ике канат ул, менә шул чагында инде мин теге ни… ирекле кәккүк!
– Кәккүк! Шәп кәккүк, тик борын гына карчыганыкы…
– Теләсә кемнеке булсын, әмма ирекле кош ул!
– Ай-һай! Кычкыруына караганда, Ходай биргән «ирек»тән бер дә риза түгел шикелле… Юк инде, мулла Хәмит, мин кәккүк төсле бүтәннәр оясына күкәй салып йөрергә теләмим. Минем барысы да үземнеке булырга тиеш.
– Мин дә шуны әйтәм бит! Эш нидән тора? Ояң булды, ярың бар, тик әйдә…
– Кемне әйтәсең, нинди яр ул?
– Рәшидә соң?
– Ә син бит аны күргәнең юк.
– Һи, иптәш, мин шушы бүлмәмә килеп йөргән хатынны күрми тораммы соң?!
Зөфәр, кашларын җыерып, шактый сагаеп калды.
– Ләкин ул сине белми бит.
– Анысы неважно… Так вот, ояңа күрә нәкъ үзе, алтын күкәй салып бирерлек асыл кош Рәшидә ханым Сафина!.. Шулаймы әле?
– Рәшидә, Рәшидә! – Зөфәр авыр гына сулап куйды. – Кадерен белерме икән соң ул мин үргән ояның?
– Җүләр, сорап торасың тагын, җәннәт итәр ул синең ояңны… Миңа туры килсә иде шундый хатын! – диде Хәмит, тәмам әсәрләнеп.
– Ий-е! – дип сузды Зөфәр үзалдына гына. – Бик ансат кына этеп кертмәкче буласың син мине җәннәткә!
– Ә синең аяк терәп торасың килә инде, ә?
Зөфәр озак кына дәшми торды; Хәмиткә аның бик үк ачылып бетәсе килми иде, ләкин, бер сүз чыккач, дустына кайбер шиген азрак әйтәсе дә килә иде.
– Рәшидәне син белмисең, – диде ул, ниһаять, җитди генә. – Шуны онытма, ул – артистка, аның хыяллары бөтенләй башкада. Гаилә бәхетен аңардан көтүе читен, минемчә…
– Бәхет! Нинди бәхет турында хыялланасың син? Асравың шикелле буйсынып кына торса, чолгауларыңны юса, ел саен корсак үстереп йөрсә – шушымы синең өчен бәхет?
– Син алай бик упрощать итеп ташлама әле, егет! – диде Зөфәр кызыбрак. – Асрау алу турында түгел, ә хатын табу турында сүз бара, өйләнү турында!.. Ә хатын ул синең җаныңа да, тормышыңа да кереп утыра, бөтенесенә үзең кебек үк хуҗа булып ала, вәт нәрсә ул өйләнү! Җаныңны да, малыңны да дигәндәй белер-белмәс теләсә кемгә тапшырып булмый, иптәшкәй!.. Хәер, сиңамы соң, таз кәккүккә, өйләнүнең нәрсә икәнен аңлау!
Ләкин Хәмиттән болай кимсетеп-хурлап кына котылу мөмкин түгел иде. Бер усалланып китсә, ул да кызганып тора