Идегәй. Татар халык дастаны. Эпосы, легенды и сказания
Читать онлайн книгу.анда моны әйтте:
– Идегәй андый ир икән,
Идел-йортта бер икән,
Башыннан башы сау булсын!
Хан сынавын иткәндә,
Дәрәҗәгә чиккәндә,
Би түрәләр, агалар,
Башыннан балны кояек,
Идегәй андый ир икән,
Берәр аяк куяек!
Анда табын шау килде.
Хан уңыннан утырып,
Хан ханәше Йәникә
Туктамышка аны әйтте:
– Идегәй Котлыкыя углы
булганда,
Эчеп эче биртелсен,
Башы моннан чыкмасын,
Биләр тоткан ак пычак
Би кулыннан төшмәсен!
Ирене юка сараяк,
Бер аякны баллап бир,
Бер аякны агулап бир!
Ханәш аны әйткәндә,
Хан хәйләсен иткәндә,
Тыңлап торган Тыңгысын
Аңгысынга аңдырды,
Аңдып торган Аңгысын
Ак утауны калдырды.
Бәйдә торган атларның
Өзәңге бавын кискәләп,
Идегәйнең чуар ат —
Аны юлга калдырды.
Тыштан килеп ишеккә,
Идегәйгә аны аңдырды:
– Туйга барсаң, борын бар,
Борын барсаң, урын бар,
Борын бар да борын кайт,
Атаң белер мәгънәсен!
Тимгел Чуар, Тим Чуар,
Төн катуга көн сиңа,
Кара лачын канатыннан
Әзерләргә йон сиңа;
Миңа вакыт көйләргә,
Сиңа вакыт сөйләргә,
Өстеңдәге камка тун —
Түрдә утырган биләргә.
Минем атым Аңгысын,
Барлагансың соңгысын.
Аңгысын аңдып ни әйтсә,
Аны белде Идегәй.
Елкылдаган ак пычак
Биләрнең җиң очында
Чыгып кайтып тора икән,
Аны күрде Идегәй.
Агулап салган сары бал
Җанбай тотып килгәндә,
– Хан саркытын[194] эч! – диеп,
Идегәйгә биргәндә,
Агу салган сараяк
Борынына килеп тигәндә,
– Ай, борнымны кан кылдың! – дип,
Борынын басып Идегәй,
Бусагадан атлады.
Токымы толпар яралган
Тимгел Чуар ат икән:
Өзәңгегә бер тиде,
Җирдә яткан садагын
Иелеп алып бер киде.
Тим Чуарның янбашы
Җиргә ятып бер тиде.
Әйләнеп карап күргәндә,
Идегәй инде юк иде.
Сыпра сынлы суп ерау
Ни булганын аңлады.
Тулгай биреп сарнады:
– Ай бусага, бусага,
Бусаганы бер атлап,
Басар бугай шул угыл:
Тим Чуарын атланып
Качар бугай шул угыл!
Исән-аман китсә ул,
Иделдән ары үтсә ул,
Шаһ Тимергә җитсә ул,
Шаһ Тимерне алып килеп,
Сарайны харап итәр ул!
Азамат ир Туктамыш:
– Бу ни укыясы булды? – дип,
Тугыз ирен торгызып,
Өйалдына чыкканда,
Ни булганын аңлайдыр…
– Кугын менеп атлан! – дип,
Хан боерыгын биргәндә,
Тузгып йөргән тугыз би
Тугыз
194
Саркыт – эчкәннән соң кәсәдә калган эчемлек. Ханның үзе эчкән кәсәдән бер-ике йотым калдырып кемгә дә булса эчәргә бирүе аның хөрмәте дип саналган.