Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн книгу.

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
җырның хәрәмлеге турында кычкырып торганда, демократик җыр һәм музыканың беренче пропагандистлары булганнар. Болар турында язарга, аларны искә алырга кирәк.

      Мемуар әдәбият – иҗат эшенең үзенчәлекле тармагы. Ул автордан үзе яза торган чор вакыйгаларын фәнни аңлауны, чын мәгънәсендә намуслы булуын таләп итә. Шул ук вакытта мемуар әдәбият үз тормыш юлыңны гына язу дигән сүз түгел. Намуслы художник кулында мемуар әдәбиятның мөмкинлекләре бик зур: анда автор фәнни-тарихи дөреслек белән шул эпоханың бөтен картиналарын укучыларның күз алдына китереп бастыра ала. Бары тик шул шартларны үтәгәндә генә бу истәлекләр тарихи һәм әдәби яктан кыйммәткә ия булалар.

      Авторның «җидегәнчелек» дигән уйдырма оешма турындагы язмалары әнә шул уңайдан бик әһәмиятле. Әйе, ялгышларны тәмләп сөйләр өчен, авыз чайкар өчен түгел, ә алардан гыйбрәтле сабак алыр өчен искә алырга кирәк… Әдәби тәнкыйтьтә аерата зур саклык таләп ителә, чөнки монда тәнкыйтьче иҗат кешесе, художник белән эш итә. Уйдырма «җидегәнчелек» заманында җиңел кулдан гына Ибраһимовлар, Кутуйлар, Кудашлар, Исәнбәтләр һ. б. яшьләргә ябыштырылып, әдәби тәнкыйть дөньясын шактый болгаткан иде. Шуңа күрә авторның бу турыдагы истәлекләре әдәбият тарихының безгә аз билгеле бер чорын яктырта.

      «Яшьлек эзләре буйлап» дигән әсәрнең чыгуы татар, башкортлар өчен генә түгел, тугандаш казах халыклары өчен дә әһәмиятле вакыйга. Россия халыклары арасындагы, бигрәк тә татар-башкорт-казах халыклары арасындагы какшамас дуслык бу хезмәтнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. «Мин барлык казах язучыларын да кардәш итеп тоям», – ди автор һәм бу дуслык сәхифәсендә казах халкының талантлы улы, шәхес культы корбаны булган Баембәт Мамлиннан башлап, үзенең һәр чыгышында татар халкына ихтирамын белдереп килгән аксакал Мохтар Ауэзов, «жарықтық» Сабит Моканов һ. б. язучыларны олы йөрәкле итеп, чын мәгънәсендә халык уллары итеп тасвирлый. Болардан тыш, язучы тирән җылылык, ихтирам белән революционер Амангильде тормышына кагылган мәгълүматлар, казах халкының этнографиясе, фольклоры буенча әһәмиятле фикерләр яза.

      Истәлекләр арасында кызыклы гына биографияләр, иске тормышның котчыккыч трагедияләре һ. б. материаллар да шактый гына. Авторның авылдашы Мәгалим Сабаевның язмышы турында тетрәнеп укыйсың. Уйчан егет Мәгалим ничектер драма әсәрләренең герое булып күз алдына килә. Февраль һәм Октябрь революцияләре арасындагы катлаулы чорда үз кыйбласын таба алмый газапланган башкорт шагыйре Җамалетдин Юмаевның биографиясе шулай ук кызыклы. Әйе, бу чорда мондый юлны үтүче татар-башкорт зыялыларының саны аз булмады…

      Тугандаш казах халкы совет власте елларында тоташтан грамоталы, культуралы, промышленностьлы, фәнле милләткә әверелде. Бүгенге казах әдәбияты – совет әдәбиятының авангардында баручы алдынгы отряд ул. Казакъ милли әдәбиятының формалашуына заманында татар демократик әдәбияты уңай йогынты ясаган. Татар әдәбиятының бу күркәм сыйфатын казахның барлык өлкә


Скачать книгу