Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн книгу.

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
кыйммәтле булыр иде. Киң катлау укучылар өлкән әдиптән тагын да яңа хезмәтләр көтәләр.

* * *

      Партиябезнең ХХ съезды тормыш, тарихыбызны марксистларча объектив яктырту өчен киң мөмкинлекләр ачты. Соңгы биш-алты ел эчендә өлкән әдипләребезнең истәлекләр белән чыгулары бер дә очраклы хәл түгел: бүгенге культура һәм әдәбиятыбыз ул – озак еллар буенча эзлекле рәвештә салынып килгән бер бина. Мемуарчылар әнә шул бинаның нигез ташларын салган язучылар, шагыйрьләр, акыл ияләре турында безгә сөйләп бирәләр икән, моңа «афәрин» дияргә генә туры килә.

Казан утлары. – 1966. – № 3

      Уңай традицияләрне онытмыйк!

      Бала һәм аның китабы

      В. И. Ленинның мондый фикере бар: «Әгәр сез балаларга сөйләгән әкияттә әтәч белән песи кешеләрчә сөйләшмәсә, балалар ул әкият белән кызыксынмаслар иде». Бу хакыйкатьне педагогика тарихы раслап килә. Ә менә шул бала белән аның партасы өстендә яткан китап ничек сөйләшә соң? Әйдәгез, бер минутка гына бала булыйк.

      Наилгә укытучы абыйсы китабын ачып укырга кушты. Ул, кытыршы бармакларын төртеп, акка кара белән язган юлларны укып китте: «Эшчеләр завод-фабрикаларда авыл хуҗалыгы өчен кирәк булган төрле машиналар эшлиләр, күлмәкләр, пальтолар тегәр өчен тукымалар әзерлиләр, аяк киемнәре тегәләр, савыт-сабалар, йорт җиһазлары ясыйлар. Менә шул әйберләрнең бер өлешен авылга, колхозчыларга җибәрәләр». Кем сөйли соң моны? «Белем» җәмгыяте лекторымы? Юк, моны кечкенә кызчыкка әнисе сөйли икән.

      …Наилнең бүген шатлыклы көне. Укытучы абыйсы кичә әйтеп куйды: «Туган тел» китабыннан, – диде, – космонавтлар турында укырбыз». Наил юри китапны өйдә ачмады. Абыйсы белән укыганчы тәме китмәсен әле… Бәхет дигәнең бер ачылса, харап бит ул. Дәреснең башлануы булды, укытучы Наилгә укырга кушты. Шатлыгы эченә сыймаган сабый тотлыга-тотлыга укып та китте: «Герман Степанович Титов «Восток-2» космик корабль-спутникта 25 сәгать буена космоста очты, шул вакыт эчендә ул 17 тапкыр Җир шарын әйләнеп чыкты…» Бу текстта һәр ике сүздән берсенең мәгънәсе Наилгә таныш түгел иде. Һәм моны укыгач, бер җәйге төн ихтыярсыздан Наилнең исенә төште. Ул әтисе урдырган җиргә барган иде. Бункердагы ашлыкны бушатырга машина көтеп караңгыга калдылар да, Наил шунда күк йөзеннән әкрен генә барган якты бер шарчык күрде. Әтисе Наилне штурвалга ук мендерде. Алар спутникның очканын күмелгәнче карап тордылар. Һәм әтисе аңа, ул спутникның эчендә Акбайдан кечерәк ике эт тә бар, мин аларның койрыкларын да күреп калдым, дип сөйләгән иде. Әй, күңелле булган иде ул кичне!

      Гуманистик хисләр тәрбияләү мәсьәләсе

      Мин комбайн бункерыннан ашлык төягән машинага утырдым да авылга кайтып киттем. Шофёр – узган ел гына мәктәп тәмамлаган үзебезнең күрше егете. Менә такыр, туры юлдан зур тизлек белән авылга таба очабыз. Ләкин… ындыр артында бер көтү казлар бар икән. Юлда чүпләнәләр. Эреләр, безнең авылда андый казларны «тәкә кадәр» дип сөйлиләр. Бичара кошлар! Күрше егетем машинасын читкә бору


Скачать книгу