Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.бер алтын ачкыч формасындагы әйберсе бар – анысының бер җиренә төртсәң, ут кабына. Күзлекне дә Зиннур болай гына кими – борын өстен каплатып аңа бер сөяк элеп куя. Кабартып йөзә торган матрасы да бар аның.
Кинода ул һәрчак ханымнар белән генә утыра. Зиннур яшь чакта бер-ике ел авиация частьларында хезмәт иткән иде. Кинода авиациягә кагылышлы кадрлар күренсә, Зиннур урынында утыра алмый, ыңгыраша:
– Ух, мин ничек аңлыйм моны!
– Ой-ой, миңа ничек якын нәрсәләр бу!
– Ух, мин ничек переживать итәм…
Ханымнар Зиннур белән бергә аңлыйлар, бергә «переживать» итәләр…
Зиннур – дөрес кеше. Исереп йөргәнен күрмәссең, ярамаган җирдә тәмәке кабызмас. Хәер, тәмәкене ул тартучылар янында гына тарта. Тартучы булмаганда, көн буе авызына да китерми тора ала. Кич җитсә, Зиннур соңгы модалы Вьетнам свитерын киеп, битенә «Шипр» сибеп чыгып китә. Аз гына болыт булса, болонья плащын киеп куя. Күктән бер тамчы яңгыр төшсә, плащның беретын кия. Җилкәдә һәрвакыт транзистор булыр. Тыңлыймы аны Зиннур, тыңламыймы – анысы икенче мәсьәлә. Әмма халыкара хәл турында әһәмиятлерәк тапшырулар булганда, ул аны актык хутына кадәр борып куя. Калган вакытта нәфис кенә мелодияләр Зиннурның плащы астыннан бөтен урамга таралып бара. Икенче як җилкәдә фотоаппарат та бар. Аңа экспонометр асылган. Фотога төшерергә Зиннур бик ярата. Аны зәвыксыз дип әйтеп булмый. Көчле шторм вакытында суда йөзүче кызларны төшерү, платан яки чинар төбендәге эскәмиядә ялгыз китап укып утыручы ханымны төшереп алу кебек нәрсәләрне ул бик зур дәрт белән эшли. Башкалар белән карточкага төшәргә дә бик һәвәс кеше Зиннур. Ул һәрвакыт үзенә аерым бер позиция сайлап ала белә. Кешеләр агач төбенә җыелып төшәргә уйласалар – Зиннур инде, агачның ботагына менеп, асылынган йә атланып утырган була. Кыя янында булса – Зиннур, кыяның иң өстенә менеп, аяк бөкләп утыра, елмая, фотограф исә аны куып та төшерә алмый. Зиннур футбол яңалыкларыннан да бер дә калышмый:
– Ну, Галимҗан кирәген бирде кичә!
– Колотовның бер ялгышы булды: тегеләр шуннан файдаландылар…
Иртәгесен ашханә янында Зиннур ханымнар белән әнә шулай сөйләшә.
Ә бию мәйданчыгында Зиннур – беренче. Яшьләрнең күбесе булдыра алмаганны эшли ала: ул твист биергә оста.
Гомумән, кай җиреннән генә килсәң дә, Зиннурга бәйләнеп булмый. Бүлмәгә кайтуга, ул юл-юл зәңгәрле пижамасын киеп ала. Йоклаганда чәчен чылатып, сөлге белән бәйләп йоклый. Хатын-кыз белән сөйләшкәндә, уен-көлке, мәзәк сөйләргә ярата. Зиннур булган җир-дә – пляждамы ул, бакчадамы – мәзәк. Ихи-хи да михи-хи. Ул бигрәк тә курортка, командировкага киткән ирләргә бәйләнешле мәзәкләрне күп белә. Имеш, берәү хатынына курорттан «казбек» дип телеграмма биргән икән… Хатыны, имеш, «пиво» дип җавап җибәргән… Һәм башкалар. Экскурсиядә Зиннур алдан йөри. Берәр җирдә кыя, сукмакта мәрмәр эскәмия-фәлән очраса, Зиннур йөгереп шунда китә.
– Менә күрдегезме, монда минем исем бар, – дип иелә дә бөгелә, үрмәли, һәм, чыннан да, дөрес. Мәрмәр эскәмияне чокып язып ук куелган. Берничә тапкыр.
«Зиннур.