Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.китте. Ялгызлыкның нужасын бераз татыгач, карт, «арка җылытып ятарга» дигән булып, күрше авылдан бер тол хатын алып кайтты. Ул ара да булмады, яшь хатын Пулат абзыйга түм-түгәрәк башлы, кыска аяклы, туп кебек бер малай бүләк итте. Шул көннән соң Пулатның өендә икенче тормыш башланды. Яшь хатынның кадере артты, беренче хатын әкренләп онытылды. Бөтен игътибар шушы туп кебек малайга юнәлде. Малай бер ай исемсез яшәде. Нинди генә исем кушса да, ахырдан аннан да матуры искә төшеп үкенерлек булыр дип, Пулат абзый ай буе баш ватты. Беркөнне, бакча каравылыннан кайтканда, кинәт кенә үзенең яшьлек дусты, сугышта үлеп калган Арыслангали хәтеренә төште. Кайтып та керде, бишек янына узып, баланың битен ачты да:
– Карчык, малайның исеме Арыслангали булыр, – диде.
Арыслангали башта гел аркылыга үсте. Калынайды, бит урталары бүлтәеп чыкты. Хәер, соңыннан да буйга үсәргә бик ашыкмады. Юан, таза аяклы, тулы яңаклы тыгыз малайны беренче класска килгән көнне үк укытучы Мәлик түзә алмыйча күтәреп карады. Шулай итеп, олырак малайларга тәнәфес вакытында бер эш булды: һәркем үзенең егетлеген Арыслангалине күтәреп карау белән сыный иде. Ә малай дәшми. Кем күтәрсә дә, кесәсеннән тегене-моны алып, күши-күши утырып бара бирә. Әнә шул таза, тыныч һәм шуның өстенә карт белән карчыкның бердәнбер малае булганга, аның исемен кыскартучы булмады, ахрысы.
Укытучы Мәлик өчен исә малайның бөтен җәфасы шунда булды: Бибисара түти һәр көнне таба ризыгы пешергәнлектән, Арыслангали һәр тәнәфестә өйләренә йөгереп кайтып килә һәм һәр дәрескә соңга кала иде. Аннан дәрес буе майлы кабартма, пәрәмәч ашап утыра. Аның кадәр аппетит каян килә диярсең!
Мәлик бу тәртипсезлеккә каршы дүрт ел көрәште. Ләкин файдасы тимәде. Бик нык ачуы чыккан чаклары була иде. Әйтик, Мәлик дәрестә, башын артка ташлап, күзләрен йомып, паллль-то дип, нечкәлек билгесен аңлата… Шулвакыт күзен ачып караса – Арыслангали һич кайгысыз кыяфәттә авызына бәрәңге күзикмәге тутырып маташа.
Уку дәресендә бик көчле интонация белән:
И-их, анабыз Идел кирегә аксачы,
И-их, узган гомер кире кайтсачы, –
дип кызарып, тамакларын карлыктырып укып ятканда, класс ишегеннән Арыслангали килеп керә. Кулында пәрәмәч, яңак итләре бүлтәйгән, үзе мыш-мыш килә.
Арыслангалинең бик яраткан бер фәне бар иде. Ул –җыр дәресе. Менә инде монысына ул һич тә соңга калмый. Ашап та утырмый. Аның өчен җыр дәресе кергән көн, гомумән, бәйрәм көн. Чөнки малай кечкенәдән җырлап үсте. Пулат абзыйның йорты тау башында, чишмә өстендә, урамнан читтә тора. Монда таллык, текә яр, аста инеш, чишмә, балыклар, коңгызлар, – кыскасы, су буеның үз дөньясы. Арыслангали әнә шул дөньяда үсте. Һәрвакыт җырлап йөрде. Тавышы да бик моңлы иде. Мәлик моны беренче җыр дәресендә үк сизеп алды. Яңа җыр өйрәнәсе булганда, Арыслангали Мәликнең бердәнбер ярдәмчесе иде. Беркөнне кинәт кенә Мәликнең башына өр-яңа бер фикер килде. Ул көнне Арыслангали рәттән ике дәрескә соңга калып керде, һаман шул ашау мәшәкате белән. Дүртенче дәрес уку иде. Өченче тәнәфестә Мәлик балаларга әйтеп куйды:
– Уку