Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.Нургаян ташландык ферма өендә ат арбасына тимерле яшел сандык салып маташа иде.
Ул иртәне Хәсбиҗамал белән Сәкинә чәй өстәленә яңа ашъяулык яптылар, төн йокламаганлыктан кызарган күзләрен уа-уа, чоланда, керосинка өстендә йомырка тәбәсе хәзерләделәр.
Кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч, Хәсбиҗамал карчыкның ватык капкасыннан яшел сандык салган атлы арба килеп керде…
Таңы ерак төндә1
Алар, алдан сөйләшкән буенча, нәкъ күрсәтелгән сәгатькә килеп җиттеләр. Кояш Мишә буендагы тәбәнәк тал куаклары арасына кереп бара иде. Җәйге җылы кич, кояшның кызыл нурларын йотып, бер мәлгә тынып калган, әйләнә-тирәгә тал исе, ләм исе таралган, кечкенә өермә булып анда-санда черки уйнап ала, су уртасында балык чупылдаганы ишетелеп куя иде. Кызган моторлар, бензин, резина исе болын һавасын бераз бозса да, күп тә үтми табигать җиңде: яшел корпуслы «газик»ның да исе таралып бетте, шәһәрдән килгән зәңгәр «Волга» да аксыл-яшел тал куаклары арасында зур, мәһабәт җир чәчәгедәй күренә иде.
Артык ыгы-зыгы килмичә генә эшкә керештеләр. Фәйзи – шәһәрдәге зур гастроном директоры – «Волга»ның багажнигыннан кәгазь тартмалар чыгарды, аларны сүтә башлады. Ислам белән Фатыйх «газик» эченнән палатка чыгардылар, балта, чиләк, бәйләме белән утын, җыелма урындыклар бушаттылар.
– Коры закон, – диде Фәйзи, кәгазь тартмаларны урнаштыргалап. – Миннән рөхсәт юк. Сез, район кешеләре, бәлки, балыкка килгән булып, төтен чыкканчы төшерәсездер. Ләкин минем белән – юк. Беләм мин сезне, начальникларны…
– Монда район начальнигы дигәнең бер Фатыйх инде, кыланса, шул кылана торгандыр, – диде Ислам, палатка казыкларын аралап яткан көйгә. – Ә миндәй рядовой совхоз директорыннан атнасына бер йотым тереклек суын күпсенүең кызганыч. Кем әйтмешли, бу сыйфат сине һич тә бизәми, гастроном директоры.
– Алайса, безнең фикер каршылыклары байтак әле, –дип кушылды Фатыйх. – Сезнең белән телефоннан сөйләшкәндә, мин болайрак күз алдына китергән идем: мин, элеватор директоры буларак, икмәк ягын карарга тиеш дип уйладым. Менә, пожалысты, ике бөтен орловский ипи белән ике батон алып килдем. Ислам, совхоз директоры буларак, ит, сөт, йомырка, яшелчә алып килергә тиеш иде, минемчә. Ә гастроном хуҗасыннан, билгеле инде, бер ящик сыра, борын башына берәр шешә юньле әйбер: «Старка»мы, «Юбилейная»мы – анысы синең эш…
Фәйзи шаярмый икән: ящик өстенә ашарга әзерләгәндә берәүне дә якын китермәде, үзе турады, үзе бүлде, әмма палатка корылып, ут өстендә чәйнек кайный башласа да, «юньле әйбер» күренмәде. Ислам, тамак кыргалап, әллә ничә тапкыр «газиг»ы ягына борылгалап карады, әмма Фәйзи каты торды.
– Эчмәгән әйберме ул? – диде. – Менә шуны эчә башласак, йә төнне күрми калабыз, йә юньле сүз булмаячак, йә балык тота алмаячакбыз. Безгә ничә яшь хәзер? Кырык бишәр? Кырык алтышар? Әһә, димәк, бик кысып әйткәндә дә, унбишәр еллык стаж бар бу өлкәдә? Җитте. Азындык, егетләр, азындык. Чабатадан чыгып күтәрелдек тә, хәзер кыланырга яратабыз.
– Соң
1
Текст әдипнең шәхси архивында сакланган кулъязма буенча тулыландырылды. – Г. Х.