Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.чәчрәп алга чыкты да барысын сөйләп тә бетерде. Мин, куркак җан, кызарып басып тордым һәм үземә «аклама» эзләдем. Кирәк бит… Һәм таптым. Алгы рәттә басып торучылар җиткән кызлар, җиткән егетләр иде. Ул җиткән кызлар арасында мин яратып йөргән берәү бар иде. Ихтимал, мине яратып йөргәннәрдән дә берәрсе булмый калмагандыр. Шулар каршына чабатадан чыгып басасым килмәде минем. Чабата дигән кием – ир кешене иң нык изүче бер әйбер. Чабаталы кеше батыр була алмый, шәхес тә була алмый. Аны кигән кеше кол, батрак, мир көтүен көтүче, ялчы гына була ала. Гарифҗан – теге, ерак яклардан кайткан егет, рәссам егет, аның акчасы күп, ул чабатадан йөрми иде… Һәм строй алдында ул сөйләде, барысын да әйтеп бетерде…
Остаз Искәндәрев исә аңа сокланып, миңа бераз җыерылып карап торды. Мин остазым каршында «гражданин» була алмадым.
Күп тә үтмәде, училищега комиссия килде. Министр Мөэминев, күрәсең, училище педсоветында җитәкчелекне кыздырган, комиссия бик каты эшләде: медицина комиссиясе уздык, өс-баш киемнәренә, урын-җиргә дезинфекция ясадылар, талон белән кием-салым саттылар. Ләкин шушы ыгы-зыгы арасында училищеда бер хәбәр таралды: Хәлим Искәндәревне НКВД-ОГПУга чакырганнар икән һәм инде берничә мәртәбә. Күпмедер вакыттан соң тагын бер хәбәр: аның өстеннән органнарга донос киткән икән. Доносны, имеш, биология укытучысы язган. Остазның бөек трагедиясе якынлашып килә иде…
VI
Һәм трагедия озак көттермәде. Бер көнне без рус теле дәресендә буш утырдык. Беркем класска кереп берни әйтмәде. Төштән соң хәбәр таралды: Хәлим аганы иртән «тегендә» чакырганнар икән. Икенче көнне дә рус теле дәресендә буш утырдык. Салкын, җилле апрель көне иде. Урамдагы чокырларда бозлы су җилгә җыерыла. Класс тәрәзәсеннән урамга карап утырабыз. Ашказаны сулкылдап ризык сорый. Ачлык яз көнендә кеше тәнен аеруча нык ашый, бәгырьне аеруча рәхимсез суыра. Күрәбез: кызгылт-чия төсендәге күн пальто кигән таза гәүдәле бер абзый сулы чокырларга басмаска тырышып, койма буйлап узып бара. Тук, таза чырайлы. Бу – Арча райкомының беренче секретаре Симон Александрович Александров. Ул көн саен шушы вакытта өенә төшке ашка кайта. Ул узып киткән саен, башка бер генә фикер килә: «Бу кешенең тамагы туктыр инде…»
Бүген исә бу фикерне без уртага салып тикшерәбез: класс буш, рус теле укытучысы тагын килмәде…
Алга таба узып шуны әйтим: җитмешенче елларда мин Казан мәктәпләренең берсендә чыгыш ясаганда, инглиз теле укытучысы булып эшләүче бер ханым үзендә Арча допризывникларының 1943 елда төшкән фоторәсеме сакланганын әйтте. Аның әнисе сугыш елларында фронтка китәсе татар егетләренә махсус курсларда рус теле өйрәткән икән. Сөйләшеп, килешеп, бу рәсемне карар өчен күрсәтелгән бер көнне мин шәһәрнең Ленин районына торып чаптым. Ул рәсемдә безнең авыл егетләре булмый калмас! Мин бит алар белән бер колхозда эшләдем, алар мине ат җигәргә, көлтә төяргә, бастырык басарга, күчәр майларга, чыбыркы үрергә өйрәттеләр, һәм менә мин, алдыма куйган чәйгә бөтенләй кагылмыйча, саргайган фоторәсем карап утырам. Күзне томан баса: муеннарына ак йон шарфлар чорнаган, кыска