Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн книгу.

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
Из Сикертанской школы были Марьям Хасанова и Равия Магдеева. Что за регион там?

      Мин рәхәтлектән кызарып басып тордым. Шатландым: алдагы елга Сикертән мәктәбеннән русчаны бик шәп белгән тагын бер малай – Мансур Билалов киләчәк һәм Сикертән мәктәбенең данын тагы да күтәрәчәк иде.

      Үгез җигеп колхоз басуында иза чигүдән котылыйм дип укырга киткән идем мин. Әмма ялгышканмын: каникулга кайтып, өйдә бер кич кунуга, чолан төбендә колхоз бригадирын күрдем. «Укуың беткән икән, бик шәп, әйдә, анда пар үгез тик тора, сине сагынганнар», – диде.

      Ач, бик ач, хәлсез җәй иде. Авыр хезмәт, кычыткан ашы, аз йокы. Мин бик нык ябыктым. Әни дә бик бетеште, иртән колхоз эшенә дип уятканда, мине бик кызгана иде. Июнь ахыры – әле берни өлгермәгән, июльгә кердек – һаман шул кычыткан ашы, алабута яфрагы ашы.

      Үгез белән эшләү бик арыта, үгезнең башы каты, ул аны тиз генә бирми.

      Менә беркөнне, кичке караңгы төшәр алдыннан гына, арып-талып өйгә кайттым. Искиткеч җылы бер кич иде. Әни ниндидер бер зур кайгы катыш серлелек белән каршы алды:

      – И бала, бала, синең укытучыларың булды бит әле, – диде.

      Мин шундук аңладым: Хәлим ага! Тагын кем? Әни сөйли:

      – Яңа бәрәңге өлгермәдеме икән дип, бәрәңге төпләрен кул белән актарып йөри идем, капкадан ике кеше килеп керде. Кулларында – кармак чыбыклары, берсенең калын гына портфеле дә бар. Керделәр, исәнләштеләр, сине сораштылар. Иң авыры шул булды: өйгә узыгыз дип әйтергә бик оялдым. Шундый зур кешеләргә ничекләр итеп кычыткан ашын куйыйм? Эчемнән генә еладым. Аның теге мәһабәт буйлысы син мактаган Искәндәрев булып чыкты. Бар икән затлылык, бар икән Ходай биргән матур калын тавыш. Икенчесе – тәбәнәк буйлы, кыска чәчле, гел елмаеп тора торган утыз яшьләр чамасындагы ир. Башы эскерт шикеллерәк…

      Белдем, белдем: бу – физика укытучыбыз Әхәт абый Кариев. Сугышны узган, дөрес булса, әсирлектә дә булган, диләр.

      Алар, җәяүләп ун чакрым килгән кешеләр, нәүмиз булып, йорттан чыгып киткәннәр. Әни, үзенә урын таба алмыйча, урамга чыккан, күрше-тирәгә кергәләгән. Бераздан ишеткән: юл чатындагы Хисмәтнекеләргә ике ир кереп, бер дистә йомырка сатып алганнар да Сикертәнгә таба юл тотканнар.

      Һай бу ачлыкның күңелсезлеге! Рәссамнар скелет рәвешендә итеп бик дөрес сурәтлиләр аны…

      Сугыш елларында безнең гаилә шулкадәр бетәшкән иде, без инде тавык та асрарлык хәлдә түгел идек. Остазлар кайда гына кунды икән ул төндә?

      Яңа уку елының беренче көнендә мин фәкыйрьлегебезгә оялып, Хәлим аганың күзенә карарга кыенсынып утырдым. Ул исә нәкъ элеккечә дәресен башлады.

      – Өч ел буе миндә рус теле өйрәнсәгез – үкенмәссез, – диде.

      Ноябрь ахырында, карлар ишәйгәч кенә, безгә хәбәр килде: Арчага, үз урыныбызга күчеп кайтабыз. Мең мәшәкать белән күченеп, педучилище бинасының салкын подвалына караватлар тезеп урнаштык. Укулар башланды. Укытучылар класска бүрек, бияләй киеп керәләр иде. Хәлим ага да каракүл якалы затлы пальтодан, ләкин гел кепкадан йөри, класста да шулай утыра иде. Аның кепкасы «финский»


Скачать книгу