Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн книгу.

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
уянып, кырынып, чәй алдыннан баш төзәтеп (күбесендә сыра, «Рижское», «Мартовское», кайберләрендә «Водка» – бәясе ике сум егерме бер тиен) аһ-уһ килдек. Кәеф шәп иде. Авызларга «Беломор» каптык. Ә поезд сызгырта-сызгырта туган илгә таба чаба…

      Тәэсирләр алмашу китте. Кичә кем кайсы ресторанга кергән, кем күпме эчкән, кем патрульдән ничек качкан… И малайлар… Без бит инде Ватан сакчылары. Без нинди, Ватаныбыз шундый инде. Менә Калинин, Рязань, Барнаул малайлары. Менә Вятские Полянадан, якташ! Николаша! Мәңге дус булыйк, җаным, мин бит Татарстаннан! Ваня! Син Сызраньнанмы? Барыбер якташ! Дус булыйк. 1950 елны Сызрань командасы безнең күрше вагонда иде.

      Күңелдә – җылылык, яхшылык, юньлелек.

      Шунда кемдер чемоданын актара башлады. Һәм мәгънәле елмаеп, чемодан төбеннән… бер көмеш кашык, бер пычак, ике чәнечке чыгарды.

      – Кичә ресторанда утырганда… – дип, мәгънәле елмайды.

      – Һи-и-и, – диде икенче бер малай, икенче тапкырын ялга кайтучы. – Менә минем… Һәм ул дүрт көмеш чәнечке, ике көмеш пычак күрсәтте.

      Аннан башкалар.

      1954 елда, икенче тапкыр ялга кайтканда, мин шул ук ресторанга кердем. Анда инде тешләре бөгелеп-сыгылып беткән алюминий чәнечкеләр һәм ямьсез дюраль кашыклар иде. Теге карт та юк иде инде…

      Мин бу истәлекне, кырык еллар узгач, Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел «Профилакторий-санаторий» дигән гаҗәеп урынында ялгызым бер бүлмәдә язам. И, әйбәт ашаталар инде! Ашханәдә шулхәтле игътибар инде! И, рәхмәт инде аларга…

      Ләкин өстәлдә май сыларга пычак юк, компот, чәйгә бал калагы юк. Официанткаларның бөтен кайгысы:

      – Чәнечкеләрне өстәлдә калдырыгыз, савыт-саба белән бергә «ыздавайть» итмәгез.

      Итмибез. Майны чәнечке белән ягабыз, чәйне чәнечке белән болгатабыз. Ник?

      – Ял итәргә килгән кешеләр урлап бетерә, – ди сестра-хозяйка.

      Димәк, без әле яшибез. Илленче еллар, димәк, әле безнең каныбызда. Юк, илленче еллар гына түгел. Безнең каныбызда, күрәсең, князь Игорь да, Иван Мөдһиш тә яши. Утызынчы еллар коммунистлары да яши.

      Без – шуларның балалары, оныклары.

      Минем тәрәзәм каршында йөзьяшәр наратлар бөгелә-сыгыла җилгә шаулап язны көтәләр. Ә мин, «Татнефтехим» санаториенда ял итеп, дәваланып, шулар турында газета-журналга мәкалә язасы урынга, хәтернең әллә кай җирләренә – илленче елларга кереп истәлек язып ятам…

      Европага тәрәзә тишкәнне хәтерлим, имеш…

      Бүгенге укучы мине аңлармы? Аңлармы? Тарих аваз бирә сыман. Тарихның ачы тәҗрибәсе дәшә сыман:

      – Аңлар… Аңлар…

      Остаз

      (Шәхес трагедиясе)

      I

      Казан университетының Н. И. Лобачевский исемендәге гыйльми китапханәсендә моңарчы бер дә өйрәнелмәгән диярлек педагогик мирастан Хәлим Искәндәревнең (1888–1958) ике дәреслек-хрестоматиясе саклана. Болар «Белек йорты» исемендә 1912, 1913 елларда «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» тарафыннан Уфада «Шәрык» матбагасында


Скачать книгу