Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.эшелонны ниндидер бер станциягә кертмичә читтә тоттылар. Алда «Мичуринск» диделәр. Без вагоннан төштек. Юан-юан «хозяйка»лар алма сата иде. Социализм системасының бетерә алмаган бер генә нәрсәсе калды. Халык базарда әйбер сатучыга «хозяйка, хозяин» дип эндәшә ала иде. Ягъни сатарга дип алып килгән әйбереңә син хуҗа. 1948–1950 елларда без Мичурин белән генә яшәдек. Аның мәшһүр сүзләрен кайсы гына хәерче авыл клубына, уку йортына элмәдек икән? «Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз, аны яулап алу – безнең бурычыбыз». Без моны кызларга карата кулланып та әйтә идек: «Взять их у неё – наша задача». Укымышлырак кызлар, моны әйткәч, безне: «И оятсыз, нахал!» – дип, матур, назлы итеп сүгәләр иде.
Шулай, иң зур алма сатып алып ашадым. Дәреслекләргә Мичуринның иң зур алмасы алты йөз илле грамм килә дип язалар иде. Мин бит бишенче класста ботаника да укытып йөргән кеше.
Пенза өлкәсен аңарчы уздыкмы? Һәрхәлдә, Чернышевскийга бәйле бер тукталыш булды. Мин анда станция киоскыннан Н. Г. Чернышевскийның «Что делать?» дигән китабын сатып алдым. Затлы кара тышлы иде. Алгарак китеп шунысын әйтим: учебный отрядка килеп кергәч, бераз баш-күз алгач, мин бу китапны ротаның старшинасы, украинлы, сверхсрочник-главстаршина Кравецка язып бүләк иттем. Чөнки без тотынган эш – идән юу, утын кисү, ремонт ясау, командирларның өенә утын илтү һ. б. Чернышевскийлык кәеф калдырмый иде. Главстаршина Кравец исә бик күп укый иде. Менә шимбә көнне авралда мин аның бүлмәсен җыештырдым. Чүп чиләген түккәндә игътибар иттем: ертып ташланган кәгазьләр арасында минем почерк күренә иде. Карамый кала алмадым: әлеге китапның титул бите. «Уважаемому главному старшине…» И-и-и… Үзе булсын ул украинлы (ул уйлый инде: татар малаеның кулы!), үзе булсын ул «сверхсрочник». Аларны ул елларда «сундук» дип йөртәләр, алар «гражданка»да – авыр тормышта яшәүдән куркып, көненә өч мәртәбә ашата һәм даими рәвештә киендерә торган җирдә елышып калган кешеләр иде. Автографымның чүп чиләгендә булуы минем башыма сукты: син, татар малае, диде миңа чүп чиләге, авыл мокыты, син дә урыслар, украинлылар белән бер дәрәҗәдә булырга телисеңмени? Не выйдет! Хрен тебе, белдеңме?
Украинлы Кравецның миңа, татар малаена, мөнәсәбәтен мин 1964 елда Бакчасарай музеенда йөргәндә аңлап бетердем.
Хуш, без бит әле барабыз. Безнең эшелонны, гадәттә, шәһәргә кертмиләр. Читтәрәк басып торабыз. Станциягә йөгереп барып, аракы алып килүчеләр байтак.
Менә кояшлы бер кырда полустанок. Үзенә күрә ларёклары, базары бар. Юан-юан, таза балтырлы хатыннар, әбиләр алма саталар. Эшелон шунда коелды. Бөтен дөнья кояш, тынлык, иминлек һәм алмадан гына тора. Алма сатучылар чиләк-кәрзиннәрен җиргә куйганнар да кешеләрне чакыралар. Хәзер инде хәтерләмим, чиләге бер суммы икән, ике суммы… Налог түләргә акча кирәк бит. Шундый мөлаем йөзле әбиләр, елмаеп, безгә алма алырга тәкъдим итәләр. Бөтенесе дә «х»лаштырып сөйли. Сухиничи станциясе алдыннан дип хәтердә калган. Безнең шалава алма тирәсендә озак йөрде. Берәү дә алмады. Күзләр хәтәр елтырый иде. Шунда… кайсыдыр