Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.бәгырьне телгәлиләр иде. Хәзер уйлыйм инде. Бу бит 1950 ел. Теге вакыйгаларга нибары ун ел үткән. Шул ун ел эчендә немецлар белән бергә яшәп алу… Аңарчы, 1940 елның җәендә, Шяуляй урамындагы безнең танклар. Гитлер, Сталин… Молотов-Риббентроп килешүе. Шуннан соңгы төрмәләр, сөргеннәр. Сугыштан соңгы күмәкләшү, сөргеннәр, төрмәләр, атулар…
Скрипка белән аккордеон шуны сөйли иде, ахрысы. Төн уртасында Латвия җиренә кердек, диделәр. Бер станциядә туктап торабыз. Киоскларга таралдык. Бу станцияне дә бездән гаскәр саклый иде. Конфет сатып алдык, «Лайма» фабрикасы. Кәгазенә сыер рәсеме төшерелгән. Дөресен әйтим, моңарчы мин кабып караган конфетлар конфет та булмаган икән… Вокзал мәйданында су ала торган фонтан бар. Ике метрлы рычагы агачтан. Бер латыш хатыны шуны баса алмыйча газаплана. Ул минем әнигә охшаган. Күңелем тулып китте дә, йөгереп барып, рычагка ябыштым, ярдәм итәргә булдым. Рәхмәт ишетим әле бер, янәсе. Ләкин карчык, йөземә күтәрелеп карамыйча, дәшмичә генә, мине рычаг яныннан этеп чыгарды. Иске ботинкалы, иске телогрейкалы, буй-буй халатлы тагын бер эшелон халыкның үз иленә килеп керүенә әби шатланмый иде, ахрысы. Киосклар янында да байтак ачыш ясадык. Русча эндәшәбез инде, алар телен белмибез бит. Алар исә читкә борылалар. Шунда Расим исемле иптәшем белән бер киоск янына килеп бастык та мороженое алмакчы булдык. Киоск авызына килеп җиткәч, үзара татарча сөйләштек. Аннан мороженое сорадык. Сары чәчле, зәңгәр күзле, калку күкрәкле латышка безгә мороженое гына түгел, астан ике шешә «Рижское» дигән сыра да алып бирде.
Моны мин, нәкъ утыз ел үткәч, тагын бер сынап карадым. Яшьлегемне сагынып, 1980 елда Юрмаладагы Иҗат йортына (Дубулты) путёвка алдым. Поездда барганда, гаиләмә әлеге мөнәсәбәт турында сөйләдем. Бу ситуация белән улым бик кызыксынды. Эссе көн иде, вагонда бөркү. Сизәм: менә-менә Латвия чиген үтәчәкбез. Беренче станция Себеж булырга тиеш. Менә шунда без улым белән эксперимент уздырмакчы. Менә поезд таныш станциягә керде, әнә ике төрле язулар, ике телдәге исемнәр. Халык перрондагы киоскларга таралды. Бөтенесе сыра, лимонад эзли, минераль су сорый.
– Юк.
– Юк.
– Юк…
Сатучыларның җавабы шул гына. Менә безнең дә чират җитте. Юри татарча сөйләшәбез.
– Их, бер-ике шешә лимонад алырга иде хәзер, – дигән булам мин улыма.
– Юктыр инде, булса бирер иде, – ди анысы да, тишек борын, артистлана.
Шунда мин сатучы хатынга татарча:
– Ике шешә лимонад, пожалуйста, – дим.
– Что вы говорите?
– Две бутылки лимонада не найдётся? – дим, болай да Ходай биргән акцентымны көчәйтеп.
Ә улым һаман әле татарча ләкелди минем белән.
– У вас авоська есть?
Булмыймы соң? Совет илендә яшәгән кешенең авоськасы булмыймы? Шундук чыгарып бирәм. Астан ул авыраеп менә. Мин, авыз ерып:
– Палдиез, – дигән булам (рәхмәт).
Сары чәчле хатын да, елмаеп:
– Лудзу, лудзу, – ди (пожалуйста).
Купега