Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.җиләк, кипкән шомырт чыгару; лесхозга гөмбә, чәчәк таҗы, дару үләне, бересклет (каучук ясау өчен), усак, зирек, тал кайрысы, чыршы, нарат күркәсе, куак чикләвеге, гөләп җимеше җыеп тапшыру. Менә болар барысы да безнең авылда башкарыла. Бездә кемнәр юк соң?
Калай түбә ябучы, самавыр, комган төзәтүче юк; буяу белән эш итүче, тире иләүче, күн ясаучы, таш белән эш итүчеләр юк.
Агач, юкә төшерү, мунчала чыгару, такта яру, утын әзерләү белән шөгыльләнгән төбәкләрдә гасырлар буе алга таба китә алмаганнар. Аларның бердәнбер табышы – әхлакый югарылык. Экономик яктан алга китү өчен исә таш, тимер белән эш итәргә кирәк булган. Ә бездә аны белмәгәннәр. Юньлелек, эшчәнлек булган, әмма киләчәк буыннар өчен корылмалар калмаган.
Безнең халыкның бөтен рухи дөньясы урман белән бәйле. Әкият, җыр, табышмак, мәзәк – бары тик урманга гына бәйле. Хәтта бәетләр дә шулай: фәлән кешене урман кискәндә агач баскан; фәлән кеше урманнан бүрәнә алып кайтканда, тауда аты ычкынып китеп…
Поездларга билет алу кыен заманнарда, егетләр, билетсыз утырып, ревизорларга эләккәч (ул елларда авыл кешесендә паспорт юк) актка яздырганнар:
– Фамилия?
– Урманов.
– Исемең?
– Чытырман.
Һәм авыл советына еш кына шундый кәгазьләр килә иде: «Сезнең авыл советы гражданины Урманов Чытырман Арча – Казан поездында билетсез тотылды. Аннан тиешле 3 сум штрафны Казан тимер юлы идарәсенең…»
Бераздан бу фамилиянең нәрсә икәнен белеп алалар һәм егетләр тотылалар, яналар. Бары тик ветсанитар Хисмәт кенә шулай эләгеп яңа фамилия яздырып кайта:
– Синьязар Минтаяров, – ди.
Ул кәгазьнең дә авылга килгәнен хәтерлим.
Безнең урманның бер почмагы минем гел күз алдында тора. Сугыш елларында җиләккә баргач мин гел шунда чыгу ягын каера идем. Анда җиләк тә булмый иде. Телефонлы олы юл (бездә: чыбыклы юл) кырыендагы дүрт квартал почмагы ул. Анда юан баганалар утыртылган һәм аларның дүрт ягын квадратлап уеп кара буяу белән номер сукканнар. Әле дә хәтерлим: 217, 216, 196, 197 почмагы иде ул. Әлеге баганалар урман эчендә нәкъ кеше сыман утыралар, алар нәрсәдер әйтергә телиләр, сөйләшергә омтылалар. Кешеләрнең аларга ихтирамы шулкадәр зур, утыз өченче елларда утыртылган ул баганалар илленче елларда төптән череп, өзелеп аудылар, әмма бер генә кеше дә аларны утын итеп өенә алып кайтмады. Әлеге чыбыклы юл буенда башлары корган карт юкәләр, биек-биек ниндидер ятим юкәләр бар. Нигә башлары корды икән аларның? Аларның башларында күке, тилгән кебек кошлар утыра. Эссе көн. Дөнья тын. Кайдадыр тормыш бара, кайдадыр сугыш бара, кайдадыр шау-шу киләләр, ә безнең урмандагы юкәләрнең корган башларында тилгән, күке тып-тын утыра. Телефонлы урман юлы сузылып иңкүлекләр аша еракка китә. Ул юлның ике башын да мин беләм. Бер башы Мөрәле дигән авылга – кара сазлыклы урамнары белән, гомер буе урманда, күлдә мунчала төшереп, еланнан чагылып яшәүче, бүре-төлкедән җәфа чигүче, әллә ниткән кырыс холыклы, әмма каты куллы морҗачы, мунчала чыгаручылардан торган авылга таба бара. Мөрәле гомер буена томан, яңгыр, саз эчендә яшәүче авыл булып