Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн книгу.

Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
ата килеп киткән, ә без берни белмичә йоклап ятканбыз. Мондый шомлы ихтирамны мин Обь буендагы бер татар авылында аюга карата сиздем: аю төнлә тайгадан чыккан да авылга килеп берәүнең бурабзар ишеген вата башлаган. Көче җитмәгәч, китеп барган. Иртәгесен бу хәбәр йорттан йортка тапшырылды, урам почмакларында сөйләшеп торулар, капка төпләрендә аз сүз белән фикер алышулар булды.

      – Ишеттегезме? Узган төн бабай килгән икән…

      Бу җитди тын сөйләшүләрдә мин шулай ук борынгы бабаларның ерак гасырлардагы рухи авазларын ишеткәндәй булдым.

      Балачакның бүрегә бәйле куркыныч төннәре, дәһшәтле кичләре, әкиятләре күп булды. Безнең авылда бабалардан калган бүре капкыннары, юл йөргәндә янда тота торган кистәннәр, үкчәсенә бозау тиресе каккан киң чаңгылар (тауга менгәндә тиренең мехы кире шудыртмый), тагын әллә ниләр бар иде. Бабалар, күрәсең, аю-бүре белән әвәрә килеп яшәгәннәр. Капкынга эләккән бүренең аягын өзеп качуы, төнге юлда ат каршына чыгып утырган бүреләрнең ат хуҗасын ничек иза чиктерүләре турында әллә ниләр сөйлиләр иде. Мин бик кечкенә идем әле, урман эчендәге Бимәр авылы урыслары бүрене тере көе тоттылар. Авылга бүре килеп бик җәфалагач, бер аучы үзенең бакча артындагы иске коесы өстенә төнгә ит куйган. Кое өстендәге алдавычка бүренең килеп керүе булган, черек такта сынып бүре коега егылып төшкән. Ул бүренең алдануын кызгану хисе белән сөйләгәннәрен хәтерлим. Буранлы кышның бер көнендә авылда хәбәр таралды: тире җыючы Низамига теге бүрене тунамый-нитми китереп биргәннәр. Низаминың улы Габдерәкыйп, шаян күңелле, фантазиягә бай малай, урамда хәбәр таратып йөрде: караган өчен бер тиен акча түлисе, диде. Ул көнне аларның капка төбе тулы малайлар булды. Габдерәкыйп аларны универмагның хатын-кыз аяк киеме бүлегенә керткән шикелле өчәрләп кенә келәткә кертте. Мине ул иң ахырга калдырып үземне генә кертте. Теләгәнчә кара, диде. Мин дөньяда курку катыш зур ихтирам белән бер әйбер янында да шулай каушаганым булмады кебек. Кышкы салкында арт һәм ал аякларын сузып катып калган, калын мехлы соры бүренең авызыннан ике яклап коточкыч таза тешләр тезмәсе күренеп тора иде. Минем күзләремне яшь басты, тын буылып торды. Якын килергә куркып, үрелеп кенә бармак очын бүренең йонына тидереп алдым. Ерткыч булса да, мондый хәлдә ул кызганыч иде. Аларны әле дә кызганам: быел кыш авылга кайткач, үзебезнең авылдагы бер аучының берьюлы ике бүре атканын сөйләделәр. Колхоз фермасында бозаудан бер сыер үлгән дә, тиресен тунагач, түшкәсен басу түрендәге коры елгага илтеп аударганнар. Берәр көн узгач, шул тирәгә якын гына юл ярып машина белән узган шофёр егет түшкә ботарлап яткан өч бүре күргән һәм кайтып аучыга әйткән. Аучы исә, ак халатын бөркәнеп, ике көпшәле мылтыгын асып, шунда китеп тә барган. Берни дә сизмичә кабалана-кабалана ит умырып яткан бүреләрнең икесен атып та алган. Өченчесе качкан. Бүреләр дә беркатлы була кайчак. Көпә-көндез карлы басуда йөрергә ярыймыни инде? Сугыш вакыты түгел бит, ирләр бар, аучылар бар.

      …Келәттәге туң бүре түшкәсе кыш буе күз алдыннан китмәде. Хәер, ул заманда безнең әлифба, уку китапларында


Скачать книгу