Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн книгу.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
көе ашыгып, ахырдан авыз ачып карап кала торган бер кеше булып формалаштым. Шулай да торналар төшкән ул басу мәңгелек матурлык, шигърият чыганагы булып минем хәтеремә уелып калды». Бу юлларда һәр кешенең табигате белән «торналарга иярергә» – матурлыкка, биеклеккә ашкынуы кешелеклелек сыйфаты икәнлек тә сизелеп китә.

      Торналар образы исә табигатьнең үткәндә калган бизәге кебек аңлатылып, авторның яшәештәге югала баручы матурлыклар, югала баручы хакыйкатьләрне, кыйммәтләрне аңлавы, яшәү мәгънәсенә төшенүе, шуларга бәйле сызлануы булып калка: «Масра басуы» тын, бик тын. Шундый тын, дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә, дөнья сабырлык, акыл чәчә, кызыл шар инде күмелеп бара, җир әйләнә, ә мин шушы мәһабәт тынлык уртасында торналар төшкән җирдә берүзем басып торам. Бу – минем туган җирем».

      Әсәрдә элегрәк иҗат ителгән «Каз канатлары» романы белән аваздашлык та сизелә, аны шушы җәһәттән тәнкыйтьләүчеләр дә була. Әмма, гомумән алганда, шушы сыйфат язучының орнаментализм стилендә иҗат ителгән әсәрләрен бер җепкә тезәргә, бер-берсенең дәвамы итеп карарга кирәк икәнлек турында сөйли. Аларда әсәрдән әсәргә бер олы тарих – язучының туган җиренә, милләтенә, татар дөньясына мәхәббәте тарихы хикәяләнә, шушы тарих фонында яшәешкә, кешегә, кешелеккә хас сыйфатлар, кануннар барлана, татар кешесенең яшәү фәлсәфәсе ачыклана. Бу үзенчәлек «Бәхилләшү» әсәре басылып чыккач тагын да ачыграк күренә башлый.

      Әмма аңа кадәр әдип тагын бер тапкыр язу стилен үзгәртү омтылышы ясый: «Мәңгелек яз» (1982–1985) романы шул заман татар әдәбиятында активлашкан авыл реализмы агымында иҗат ителә. Аның үзәгенә язучы колхоз председателе Ахияр Гарәфиев образын куя һәм романның идеясен дә шуның белән бәйли: тормышны, җәмгыятьне, кешеләрнең фикерләрен аерым шәхесләр үзләренең эш-гамәлләре, хезмәткә, тирә-яктагы-ларга мөнәсәбәте, тырышлыгы, намуслылыгы белән үзгәртә, ди. Әсәрдә тормыштагы шушы үзгәреш детальләп, һәр геройның тормыш, язмышын яктырту ярдәмендә күзәтеп барыла. Ахыр чиктә әдип укучыны Ахиярның акылына, ихтыяр көченә, рухи ныклыгына, максатчанлыгына сокланырга мәҗбүр итә.

      Кеше холкына мәдхия җырлап язылган әлеге әсәр сугыш алды елларыннан башлап 1970–1980 еллар чигенә кадәрге татар авылын тарих буларак күз алдына китереп бастыра. Мондагы бик күп уңай үзгәрешләрне барлый, билгели. Шул ук вакытта совет идеологиясендәге күп кенә тискәре сыйфатларны да ачыклый һәм ялгыш буларак бәяли. Язучы геройлары исеменнән дә «ялгыш», «хата» сүзләрен кабатлаттыра. Мәсәлән, Ахиярның журналист белән сөйләшүен сурәтләгән ундүртенче бүлектә төп герой эш кешеләренең авылдан күпләп шәһәргә күчүенә күз йомган идеологияне «Безнең экономикада, башлыча авыл хуҗалыгы экономикасында, теге елларда бер хата җибәрелде» дип бәяли, болай дип өстәп тә куя: «Аталар ясаган хатага балалар җавап бирми, диләр. Ә мин өстәп әйтәм: аталар ясаган хатаны берничә буын төзәтеп бетерә алмый». Аннары шул ук Ахияр авызыннан терлекләрне бетерү сәясәте


Скачать книгу