Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Читать онлайн книгу.хәлләре бу гасырда күп алда иде. Оренбург, Троиски, Орскилар казакъ берлән эш иткәнгә, алар берлән эш итүгә артык белү кирәк булмаганга, ханкирмәннәр искедән руслар берлән сәүдә итеп, сәүдә хакында яхшы гына мәгълүматлары булганга, биренмәенчәрәк баралар иде. Ләкин алай булса да Оренбург, Троиски, Орски халыклары арасында ялкаулык, эшләмәенчә тамак туйдыру уе бик тәрәкъкый иткән иде. Бу шәһәр халыклары беркатлырак булсалар да, боларда да Казан бүләге – фахеш бик тәрәкъкый итүдә иде. Сәүдә җәһәте тагы артка калды. Чөнки сатуларымызның күбесе үз арамызда үтә торган әйберләр берлән генә булганга, үземез Аурупа модаларына ияргәнгә, фәкыйрьләремез руслардан калган талчук киемнәре кия башлаганга, эшләгән эшләремез бик аз үтә башлады. Файдамыз никадәр кимесә, расхутымыз шулкадәр артканга, көннән-көн фәкыйрьләнә бара идек. Егерменче гасырның урталарында ирекле-ирексез банкротлык күбәйгәнгә, мөселман урамнарында мөселман йортлары сатылып бетмәсә дә, һәммәсенең дә өстенә хатыннары исеме язылган иде. Бер йортта – Әхмәтҗанова, икенче йортта – Мөхәммәтҗанова, өченчесендә Абдуллина фамилияләре ялтырап яталар иде. Хәтта шул турыда Аурупадан килгән Көнчыгышны өйрәнүче галим үзенең Казан мөселманнары хакында язган сәяхәтнамәсендә: «Мондагы мөселманнар хатыннарга башка Шәрекъ халыклары кебек карамыйлар. Һәммә эшләрендә – хатыннар, кәсепләрендә – хатыннардыр. Һәм дә Казанда, мөселман ягы дигән бер йирдә ничә мәхәлләдә һәммә йорт мөселман хатыннарыныңдыр. Болар ирләреннән бәйсез рәвештә йортлар салдырып, сатулар иттереп торалар» сүзләре язылган иде. Ләкин бичара галим сәяхәтнамәсенең һичбер йирендә «Бу мөселманнарның ирләренең эшләре кая, йортлары кая, кәсепләре кая?» мәсьәләләрен карамаган да, уйламаган да иде.
Бу елларда русча укыганнардан яисә читтә гыйлем алганнардан шактый-шактый эшләр чыкты. Төрле фәнни, әдәби, тарихи китаплар мәйданга атылды. Кайсыбер яшьләр, милләтне инкыйраздан коткару өчен, бар куәтләре берлән төрлесе төрле эшкә тотындылар. Авылларга китеп, халыкларны укыта башладылар. Шәһәрләрдә, фәкыйрьләрне тәрбия кылыр өчен җәмгыятьләр ачтылар. Аларга акча күбәйтер өчен әдәбият ахшамнары, театрлар уйный башладылар. Хәтта бара-тора Казаннан Оренбургка, Оренбургтан Троиски, Орски, Самара, Әстерхан вә башка мөселман шәһәрләренә йөри торган театр компаниясе дә барлыкка килде. Үз тормышыбыздан бик гыйбрәтле уеннар уйнала башлады.
Ләкин моннан да акча җыеп булса да, театрдан төп максат булган әхлак төзәтү мәсьәләсе бер дә алга китмәде. Чөнки олырак мөселманнар барсалар да, бара-тора Шәрекъ тормышын күрәсе килгән руслар театрны тутыра башладылар. Русча белгәннәре рус театрларына, белмәгәннәре ат кәмитләренә баралар иде. Бу гасырларның башында ук болгарча гәзитәгә ихтыяҗ бик яхшы аңланган иде. Шуның өчен аңлаганнары, аңлыйм дип йөргәннәре – һәммәсе гәзитә турысыннан уйлыйлар иде. Хәтта бервакытны бер мәҗлестә аштан соң гәзитә турысыннан күп сүз сөйләнгәч, берничә абзыйлар галавадан сорамакчы да булганнар