Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Читать онлайн книгу.белеп эш йөртү гадәт булмадыгыннан, боларның да тиз көннән исемнәре югалачагы билгеле иде.
Иң кайгылысы шул иде: халкымыз әхлак җәһәтеннән бик бозылган иде. Казан халкы бөтенләй этлеккә салынган иде. Көндезләрен вак-төяк сату иткән булып маташалар да кичәләрендә гостиницалар, пивной вә фахеш урыннарында кичләр үткәрәләр иде. Исереклек шул дәрәҗә тәрәкъкый иткән иде!! Әйтеп бетерерлек түгел. Зина, фахеш тә иң кабахәт дәрәҗәдә патшалык сөрүдә иде. Һәр йирдә башы ачык ислам кызлары, мөселман хатыннары күзгә күренә иде. Бу эшләрнең бу кадәр артуына сәбәп тә халкымыз арасында эчү вә исереклекнең артуы иде. Ирләремез көне-төне кәсеп иткән акчаларын хатыннарына, балаларына алып кайтыр урынында фахешханәләрдә яки мәйханәләрдә вакытларын үткәрдекләреннән, хатыннары теләр-теләмәс, тамак туйдырыр өчен булса да, фахеш юлына кереп китәләр иде. Икенче – асрау тоту шәһәрләр гадәтедер. Бу асрауларның бик сирәге генә бай яки бай угылының кулыннан котылалар иде. Һәм кайбер кешеләремез арасында фәкыйрь кешеләрне, акчага кызыктырып, кызларыны харап итү дә бик таралмыш иде. Шул сәбәпләр өчен Казан хатын-кызы арасында бөтен гомерен әрәм итеп, ир ләззәте, бала ләззәте татымаенча, үзләренең бөтен исемнәрен югалтып, дөньяның иң кабахәт йирләрендә җеназалары күтәрелүчеләре дә бик күп иде.
Әхлак җәһәтеннән башка якта бик күп кимчелекләр бар иде. Мәсәлән, чибәррәк бер кеше Казанның Печән базарыннан бер мәртәбә чыкса, икенче мәртәбә йә чыга ала, йә юк иде. Яхшы дигәннәре, мин яхшы, дип, тәкәбберлек берлән тулган иде. Усал дигәннәре, мин барыбер инде усал исемен күтәргән, дип, усаллыгын арттыра гына бара иде. Боларның һичберсенә сүз әйтеп аңлатуның чарасы юк иде. Чөнки һәммәсе (үзе язу танымаган булса да) үзен бер галим, бер әдип, бер фәйләсуф дип белә иде. Һәммә эшләргә катышырга йитәрлек гыйлемем дә бар, гакылым да бар дип, һәммәсе эченнән генә: «Менә абзаң нинди!» – дип, күкрәкләрен кагалар иде. Боларда тагы бер кызык ышану бар иде – кеше нинди начарлык кылса да, намаз берлән кичерелә, нинди начарлык та русча белүдән артык күрелә иде. Чөнки русча белмәгәннәргә үз араларында «агай-эне» диләр иде, шул исем тегеләрнең бөтен гөнаһларын кичерә иде. Бәлки, һәр надан милләттә шундый кимчелек бардыр. Без әле бөтен дөнья хәлен карамаганга, аларның табигатьләренә, килешләренә, кылынышларына карамаенча, үз хәлемезне генә тикшерәмез.
Гомумән караганда, бу гасырда милләтемез бик түбән төшкән иде. Аурупа берлән катышу, хосусән руслар берлән аралашу артса да, анлардан да әхлаксызлык, исрафчанлык, вөҗдансызлыкка башка әхлак өйрәнә алмаганнар иде. Чөнки бунларның иң түбәннәре, иң начарлары берлән катышалар иде.
Дөрест, чибәррәкләре берлән катышучылары да бар иде, – мәсәлән, мирзалар. Аларның күбесе рус мәктәпләрендә укыган һәм русларның гали фикерле кешеләренең әсәрләрен күргәннәр иде. Шулай булса да, белмим, алар үзләренең болгарлыкларын онытканнар иде, әллә үзләрен үк онытканнар иде. Бу гасырда болардан зарардан башка һичбер файда булмады,