Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки

Читать онлайн книгу.

Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки


Скачать книгу
гадәтләремезгә чормалып яттык. Голямаларымыз кайберләремезнең, руслардан гыйбрәт алып, үзләренә кирәкле фән өйрәнүләрен күреп яки хөкүмәт мәктәпләрендә укуларын белеп, «замана бозылды, бу эшләр һәммәсе ахыр заман галәмәте» дип кычкыра башладылар. Һәм бу сүзләрнең һәммәсен дә дин исеменнән әйтдекләреннән, халкымызның бик күбесе бу эшләргә, ягъни хөкүмәт мәктәпләрендә укуларына, дингә каршы эш дип каралуына сәбәп булдылар.

      Озак үтмәде, болгарлар өчен русча укырга мәктәпләр ачылды. Халыкта тагы яңа фикерләр йөри башлады. Шәһәр халкы, авыл халкы голямасы, наданы моңарга каршы килделәр. Һәммә мәҗлестә тавыш, һәммә мәҗлестә шуның хакында ызгыш иде. Халык арасында тагы дин мәсьәләсе чыкты. Голяма арасында дин карашыннан русча уку хәраммы, әллә читкә кагылган эшме, әллә гөнаһ та, савап та түгелме мәсьәләсе өченче курчак туе булды. Бу мәктәпләрдә ни укылганын белмәенчә, кайберсенең авызыннан хәрам, кайберсенең авызыннан «көфер» дигән сүзләр чаткы кеби оча иде (голямалар арасында тыелмаган да, кушылмаган да эш, хәтта фарыз дигәннәре дә бар иде). Шул мәсьәләдә халык арасында ялган хәбәрләр тарала башлады. Кечкенә бер сүз, аралар еракланган саен үсә-үсә, коточкыч була иде. Мәктәпләрдә дин укыталар, һәммә кешегә русча уку тиеш булачак, имеш, мәдрәсәләр ябылачак, мәсҗедләр ябылачак, балаларны, көчләп алып, русча укытачаклар!!! Фәлән шәһәрдә бер кешенең угылы русча укыган икән! [.....] Фәлән муллага килгән рус та, сезнең дин ни, безнең дин ни, барыбер бит, дигән, ди. Әман22, йа Рабби, бу ни куркыныч хәбәрләр?! Менә әле күрше хатыны да кунакка барган йиреннән балаларны төяп киткәнне ишетеп кайткан. Галәви ишан да, ахыры яхшы булмас, ди. Һәммә өйдә күз яше, һәммә өйдә хәсрәт… Шәһәрләрдә халык сату итү, кәсеп итүне ташлады. Сала халкы, шәһәрләр ни эшләр икән дип, һәр көн хәбәр көтәләр, һәр көн хәбәр алалар. Коткар, йа Раббем! Тагын кара хәбәрләр!!! Бер солдат хезмәттән кайткан, бояры бер книгә күрсәткән, ди, анда, бервакыт һәммә халык бер диндә булыр, дип язылган, ди. Ахырзаман! Ахырзаман!!!

      Шәһәрләрдә мәсҗедләргә җыела башладылар. Салаларда җыен ясадылар.

      – Прашение бирик! Прашение! Падишаһның үзенә бирик. Ас, кис, без үз динемезне ташламыймыз. Пригавор, депутат, Петербург! – Һәммә кешенең авызында кайный иде. Озакламадылар, Русиядә булган һәр мәхкәмәгә (волостной судтан Сенатка кадәр) прашение яудыра башладылар. Һәммә йирдә бер тавыш, һәммә йирдә бер сүз иде.

      – Ас, кис, үз динемезне ташламыймыз! – Һәр прашениедә язылган иде.

      Хөкүмәт бу эшкә гаҗәпкә калды. Халык арасыннан бу фетнәне бетерергә кеше җибәреп, хөкүмәтнең һичбер андый фикере юклыгыны бәян кылдырды. Халыкта икенче тавыш чыкты.

      – Русча укылмасын! Динемезне ташламыймыз! Ас, кис! – Яңадан прашение! Яңадан депутат!

      Хөкүмәт тагы:

      – Русча укыган кеше – укый, укымаганга көчләү юк! Ул да сезгә файда өчен, эшеңез, көнеңез рус берлән булгач, русча белү кирәк ич, – дип, халыкны йомшартты.

      Озак үтмәде, тагы хәбәрләр. Коткар, Раббем! Тагы нинди


Скачать книгу

<p>22</p>

Әман – коткар.