Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки

Читать онлайн книгу.

Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки


Скачать книгу
хәзерләнә башладылар. Һәммә кеше киткәннәрнең хәленнән интегеп хәбәр көтәләр иде. Менә хатлар! Менә хәбәрләр! Изге йирдән изге хәбәрдер?.. Изге хәбәр! Изге!

      Киткәннәрнең кайсы Дәрбәндтә, кайсы Батумда, кайсысы Севастополь, Одеста, кайсысы Бакуда фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта кая барырга белмәенчә калганнар. Китәргә дә акча юк! Кайтырга да акча юк! Кая барсыннар бу бичаралар? Нишләсеннәр? Бунларга ни гакыл?! Йирләренә кайтсыннармы? Йирләре кая? Анда кайтып нишләсеннәр? Ат юк җигәргә, тун юк кияргә! Өй юк керергә, йир юк сөрергә. Ни эшләсеннәр?!

      Болары болай, икенчеләре ничек? Чын мөһаҗирләр ничек?.. Төркиягә чыгып кала алганнардин дә шул хәбәр!

      Истанбулга чыккач, иң әүвәл – карантин! Карантин? Ул ниткән карантин?! Моннан дин өчен күчә торган кешеләргә! Без күчүчеләр, безгә карантин кирәкмәс, без дин өчен күчәмез! Безгә йир бирегез! Ат бирегез! Үгез бирегез! (Кайсылар хәтта, йимеш бакчасы бирегез, дип тә язган иде) сүзләре берлән төрек докторларына гозерләр, прашениеләр биргәннәр. Бер айдин соң карантин да беткән. Боларның да акчалары беткән, инде ни эшләсеннәр соң? Боларга йир кая? Бакча кая? Атлар кая? Үгезләр кая? Теге язуда һәммәсе язылган иде. «Чиновник булырга теләгән кешеләргә, кереп укысалар, укыган өчен жалуния да бирелә» дип язылган иде ич! Һәммәсе дөрест түгелмени?! Һәммәсе ялганмы?! Тагы әле аның өстенә төрекләр:

      – Монда ник күчәсез, – дип җөдәтәләр.

      – Дин өчен, анда русча укыта башладылар! Әллә нинди безгә кирәкмәгән нәрсәләр укыталар, – дигәч тә, бер дә кызганмаенча шаркылдашып көләләр. Тагы мыскыл итеп, өстенә:

      – Сез дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез, – диләр.

      Кайсылары:

      – Карендәшләр, сез безгә файда итәргә диеп чыксаңыз, кәсеп итеңез! Менә сезгә Көтәһия вилаятеннән йир!23 Сезгә хәзерләп куйган бакчалар юк! Иң яхшысы – Русиягә яңыдан кайтыңыз, үз кәсебеңез берлән тора башлаңыз, динегезгә бер кеше дә тимәс. Русча укыту сезгә зарар түгел ул! Укытсалар, бик укыңыз! Укытмасалар да укырга тырышыңыз! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, диеп килсәңез иде, без сезне кызганыр идек. Сез, безне укыталар, диеп, монда ислам динендә фарыз булган гыйлемнән качып киләсез. Үзеңез мөһаҗир фи сәбилиллаһ24 дисез. Бу һиҗрәт түгел, бу – наданлык кына, – диеп, вәгазь итәләр иде.

      Бу вәгазьләр Русиядә вакытта булса иде, бәлки, тыңлаган булырлар иде. Хәер, Русиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә, аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде. Дөресте – бунларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән! Татар гакылы артыннан йөри, диләр, бик дөрест сүз. Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз йирләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр. Әмма соңрак!

      Монда калган карендәш-кабиләсе, баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына төрек ботинкасы киеп булса да кайттылар!

      Әмма фәкыйрьләр мәңге ят җирләрдә, мәңге фәкыйрьлектә калдылар, туган йирен, карендәш-кабиләсен бер күрер өчен зар еглап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр.

      Монда


Скачать книгу

<p>23</p>

Көтәһия – Анатулида бер шәһәр.

<p>24</p>

Мөһаҗир фи сәбилиллаһ – Алла юлы өчен күчеп китүче.