Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.). Габдулла Тукай
Читать онлайн книгу.менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен, салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр һәммәсе минем кулдан киләләр иде.
Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем.
Авылымызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтинең шәриге32 йә дусты булганмы, нидәндер миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде. Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем.
Әти мәрхүм, арбаның артында күмәч ашап утырганда, миңа кисәктән әйләнеп карап: «Күмәчеңне әниеңә дә калдыр!» – дип куя иде. Мин дә, әлбәттә, «ярар» дия торган идем. Ләкин ул күмәч авылга кайтып җиткәнче, вак-вак кына капкаласам да, әнигә кала идеме, юкмы – анысын хәтерләмим.
Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булганга, андагы хатирәләрдә озаграк туктарга тугры килде.
Шуның өчен хәзер андагы үзгәреш вә тәхаттырларны33 берничә җөмлә белән генә язам да Кырлайдан чыгып китәм.
Саҗидә апай, чахотка белән бик озак авырып, хәтта мунчага-фәләнгә барганда, аны әти үзенең аркасына күтәреп йөри торгач, ниһаять, үлде. Әтине дә, кич белән әллә кайсы авылдан кайтып ат туарган чакта, кисәктән килгән бер авыру эләктерде. Аның шундук аңсыздан бер аягы аксады. Бу авыру хакында «ат җене сукты», «йолдыз атты»-фәлән кеби төрле хөкемнәр йөрттеләр.
Әти бу авыру сәбәпле эштән калмады, тик бер аягы гына чатанлап йөрүчән булып калды.
Бервакыт көз көне өйләдән соң әти белән әни ындырда иде, мин җан тәрәзә төбендә «Рисаләи Газизә» укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.
Бу кеше, атын куеп, өйгә керде дә, миңа хитабән: «Әти-әниең кайда?» – диде.
Мин: «Ындырда», – дидем. Бу кеше: «Бар, чакырып кайт», – дигәч, мин, тиз генә ындырга җөгереп барып: «Өйгә әллә нинди бер кеше килгән, сезне чакыра», – дигәч, алар хәзер кайтырга булдылар.
Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр, мөсафир белән күрештеләр.
Чәй куелды. Бу юлы, кунак булса да, чәй янына нидәндер мине дә утырттылар вә, гадәткә хилаф уларак, минем алдыма бер шакмак шикәр дә куйдылар.
Әтинең: «Ни хезмәт илә килдеңез?» – дигән сөаленә каршы мөсафир: «Менә бу баланы алырга килдем», – диде.
Бу сүздән әти, бик гаҗәпкә калып: «Ничек ул? Ник син алырга килдең?» – дип сөальләр бирә башлагач, мөсафир бу рәвешчә сүзгә башлады: «Мин – Кушлавыч кешесе. Бу бала – авылымызның имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән бихәбәр34 идек; менә хәзер таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Менә шул җизнәсе, каенесенең болай кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була. Менә мин быел, Җаекта аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер алып китәм».
Мөсафирнең бу сүзләренә әтинең дә, әнинең дә бик кәефләре китте: «Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3–4 ел ашатып торыйк та, хәзер, эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа
32
Шәриге – мәдрәсәдәге сабакташы.
33
Тәхаттырларны – үткәннәрне искә төшерүне.
34
Бихәбәр – хәбәрсез.