Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Читать онлайн книгу.җирендә тукталдык. Бер генә атлы үтәрлек итеп ярны кисеп ясалган тар юл өстенә утырдык та котырып аккан дулкыннар өстенә аякларыбызны салындырдык.
Минем, бәләкәй чакта иптәшләр белән җыелышып, бер ярга, бер Иделгә карап бәхәсләшүебез искә төште. Үземне шул чаклардагыдай хис иттем.
– Гаяз, – дидем, – әйт әле, нәрсә бирсәләр, менә шул яр өстеннән Иделгә сикереп төшәр идең?
– Шушы тау чаклы алтын бирсәләр дә сикермәс идем, – диде ул. – Мине юләр дип беләсеңме әллә син, җанымнан бизгәнем юк әле.
Беразга сүзсез калдык. Бай табигать уйларыбызны тирәнгә җибәрде.
– Беләсеңме, Ильяс, – диде Гаяз, – безнең илдә никадәр кулга алынмаган көчләр бар.
– Аларны кулга алып бетерү мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел.
– Ничек ул алай?
– Ә синеңчә ничек?
– Минемчә, менә бу Агыйделнең шулкадәр көч белән үкереп тауга ташлануы мәгънәсез. Ул барыбер бу тауны җиңә алмый. Ә бу таулар, бу ташлар, минемчә, тикшерелеп бетмәгән әле. Алар арасында безгә кирәкле әйберләр табылмас иде дисеңмени син? Минемчә, менә шул Агыйделгә бу тауны актарып ташларга ярдәм итәсе иде. Электрик көче белән акыл көче генә кирәк монда. Электрик көче аның үзендә бар. Акыл көче үзебездә…
– Ә минемчә, шушылай әйбәт, Гаяз. Уйлап кара син, бу күренешләргә бер генә каравы да никадәр ял бирә. Бу һавада бер генә көн ял итү ел әйләнәсенә дәртләнеп эшләрлек энергия бирә… Аннан соң, табигатьтә һәрнәрсә дә урынлы яратылган булырга тиеш.
– Алай, менә син ничек уйлыйсың икән, ике ел буенча иптәш булып йөреп, һаман да танып бетерә алмаганмын икән әле үзеңне. Болай булса, син комсомолец түгел, Ильяс.
Мин кычкырып көлдем:
– Ха-ха-ха!.. Табигать ярату комсомоллык түгел, имеш. Бик искергән караш. «Комсомолецка романнар укырга ярамый, комсомолецка сөешергә ярамый» дигән төсле үк мәгънәсез караш.
Гаяз, минем әйтеп бетерүемне тирән тынычлык белән көтеп торганнан соң:
– Беттеме? – дип сорады.
– Бетте! – дидем.
– Син бүгенге заманнан гына түгел, Николай Первый заманыннан да арткарак калгансың. Ул заманның да алдынгы кешеләре синең кебекләрне мыскыл итеп көлгәннәр.
Бу сүзләр белән Гаяз минем иң авырткан җиремә сукты. Ул әйткән заманның нинди заман булуы һәм ул заманның алдынгы кешеләре кемнәр икәнлеге минем өчен бик томанлы иде. Шуңа күрә дә үз фикеремдә башлагандагы төсле нык тора алмадым.
– Син еракка китмә, Гаяз, күзгә күренеп торган әйберләр турында сөйләгәндә, нигә әллә кая, тарихка кереп китәсең? – дип шомартырга тырыштым.
– Мин түгел, син үзең бит бүгенге белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә артка калган фикерләр әйтәсең.
– Юк инде, Гаяз туган, берәү табигатьнең матурлыгыннан ләззәтләнә белә икән, аннан аның комсомоллыгына бернинди дә зарар килми дип әйтү ул кадәр каты мыскыл ителерлек караш түгел. Минемчә, бездә – хезмәт ияләрендә – буржуаныкына караганда күп көчлерәк, бозылмаган хисләр булырга тиеш. Шуңа күрә дә, табигать белән