Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир

Читать онлайн книгу.

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир


Скачать книгу
нәкъ үзәгенә урнашып, ерактан күренгән бу кызыл түбәле йортларның берсе – узган ел салынып беткән җидееллык мәктәп, икенчесе яңа салынып бетеп бара торган клуб булып чыкты. Бу йортларның ничек салынулары һәм волость күләмендәге башка үзгәрешләр турында без волкомга кереп шактый вакыт сөйләшеп утырганның соңында гына тулырак мәгълүмат ала алдык.

      ВЛКСМның волость комитеты секретаре Рахманов безне шактый эре кыяфәт белән каршы алды. Бу минем Рахманов белән беренче күрешүем түгел иде. Укырга китәсе елны канткомолда очраган иде ул миңа. Ул чакта аның өстендә искереп беткән кара толстовка иде. Толстовканың бөкләнеп, түгәрәкләнеп беткән чүпрәк билбавы алдан китереп эләктерелмәгән, кабырга тапкырына тегелгән ике элмәк аркылы гына үткәрелеп, артка бөкләнгән дә ике очы бергә китереп төйнәлгән һәм, үзенең кирәген бөтенләй югалтып, онытылган иде. Ботларында ак буйлы кара чалбар булып, тузанга буялып беткән кап-кара ялангач аягына аягы төсле үк күннән тегелгән сандали кигән иде. Шулай да миңа караганда яхшырак киемле булып күренгән иде ул, һәм мин аны, үзем белән чагыштырганда, күбрәк дөнья күргән, күбрәк белә торган кеше итеп танып, байтак нәрсәләр сорашкан, байтак нәрсәләр турында белешмәләр алган идем. Кантон мәгариф бүлеге мөдирен күрергә чират торганда, ул үзенең шушы Базарлы авылында комсомол ячейкасы секретаре булып эшләвен сөйләгән иде. Шуннан соң ул партия мәктәбе каршындагы ниндидер курска кабул ителде. Мин хәзерге укый торган шәһәремә – техникумга киттем. Шул аерылудан безнең танышлык онытылган иде.

      Бүген ул бөтенләй башка кыяфәттә. Аның өстендә – әле яңа гына энәдән-җептән чыккан яшел гимнастёрка, аягында – яхшы хром итек. Шулай да мин аны тиз хәтерләдем. Чөнки өс киемендәге үзгәреш шактый зур булса да, йөзендә артык зур үзгәреш күрмәдем мин аның: шул ук коңгырт-кара кайма белән әйләндерелгән яшькелт күз алмалары һәрнәрсәне тиз белергә теләгән төсле ашыгып йөриләр. Коңгырт куе кашлары, бер җимерелеп, бер күтәрелеп, чыраен тиз алмаштыралар. Башы әүвәлгечә үк ялангач, төркем-төркем булып оешкан озын сары чәчләре, үзләренә башка җаннары бар төсле, өзлексез хәрәкәтләнеп тора. Барысы да шул, тик һәр җирендә чистара төшкәнлек, ыспайланганлык, калыпланганлык сизелә.

      Мин, аны күптәнге танышым итеп, үз кешеләрчә исәнләштем:

      – Һа-а-а, Рахманов!.. Нихәл! Сез инде укып бетереп эшкә дә ябышкансыз. Шәп, шәп…

      Ул минем шат йөземә салкын чырай белән генә җавап бирде:

      – Сез кем буласыз соң?

      – Сез мине оныткансыз да икән, бик тиз, бик тиз. Ә мин хәтерлим. Укырга киткән елны мин сезнең белән канткомолда очрашкан идем… Мәгариф бүлегендә бик озак сөйләшеп тә утырган идек…

      Белмим, Рахманов чынлап та мине оныткан булып чыктымы, әллә болай хәтеренә төшерәсе килмәдеме, танышлыкны әйтеп биргәч тә, мин көткәнчә, аның йөзе яктырып китмәде, шул ук салкын чырай белән җавап кайтаруында дәвам итте.

      – Булса булгандыр, каян барын да хәтерләп бетерәсең, – диде ул. Безнең белән артык мавыгасы килмәгәнлеген белдерергә теләгән төсле, өстәл тартмасын тартып чыгарып,


Скачать книгу