Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Читать онлайн книгу.кына итеп ишек какты. Без, сөйләшүебездән тукталып, Рахмановның ишек кагучыга җавап бирүен көттек. Ләкин ул аңа аз гына да әһәмият бирмәде, безгә дә сөйләүдән туктамаска мөмкин икәнлекне белдерде.
– Дальше, – дип куйды ул. – Берәү дә юк анда, үзебезнекеләр шулай шаяртадыр, югыйсә кеше волкомолга ишек кагып керәмени?..
Ләкин ул ишек кагуның шаяру икәнлеген аңлатып бетерергә өлгермәде, тагын шакылдаттылар.
Рахманов йөзенә усал чырай чыгарды:
– Җитәрегез анда, шайтан ал…
Ул рәхимсез җөмләсен тәмамларга өлгермәде, ишек яртылаш ачылды, һәм безнең өчен ниндидер бер онытылган җырны хәтерләткәндәй көмеш тавыш ишетелде:
– Мөмкинме?
Рахмановның йөзенә куе кызыллык чыкты, һәм ул, ни әйтергә белмичә бераз катып торганнан соң, әкрен, юаш тавыш белән генә:
– Мөмкин! – дип куйды.
Ишектән керүче кыз зиһенемне алды. Мин аның уйнап торган зифалыгына, күзләрне камаштырырлык чисталыгына, кайнар яшьлегенә, тиңсез матурлыгына сокланып онытылып калдым. Күңелем нәрсәнедер хәтерләргә тырышып эзләнә, мин, ни әйтергә белмичә, әле кызга, әле Гаязга карап, җавап көтә идем.
Кыз, үз бүлмәсенә кайтып кергән төсле, батыр адымнар белән керде. Өстәл янына килеп җитмәс борын ук, күңелләрне иркәли торган көмеш тавыш белән шаярта башлады:
– Ай-һай-һай, космомол оешмасында бу тикле зур бюрократлар күргәнем юк иде әле…
«Әйе, миңа таныш бу, әйе, бу – ул!» дип кычкырды күңелем. Аның Агыйдел ярына басып тауларга караган чагы күз алдымда шәүләләнеп узды. Кан тамырларым буенча рәхәт җылылык йөгерде. Нәрсә дип әйтергә, нинди хәрәкәт ясарга белмичә аптырашта калдым. Гаяз да тыныч түгел иде. Аның күзләре хәзер гадәттәгедән көчлерәк яна башладылар. Тик ул сынатырга теләмәде: кызның Рахмановка төртеп әйткән шаян сүзләренә шундый ук шаян тон белән җавап бирергә ашыкты.
– Зурракларын да күрерсез әле, иптәш, – дип елмайды ул.
Шул уңайдан файдаланып калырга, аз гына булса да йөрәгемдәген аңлатырга теләп, мин дә елмайдым – кызның кара күзләренә текәлеп карап елмайдым. Тик кызның күзләре бу вакытта Рахмановка карыйлар иде. Ләкин бездә һәм кызда булган шаянлык Рахманов йөзендә күренмәде. Ул, электән җитди булган чыраена бераз ачу билгесе чыгарып, кызның шаяртуына каршы шактый тупас җавап кайтарды:
– Безнең дә монда, комсомол тирәсендә, кәнфит кәгазендәге төсле тәти туташларны очратканыбыз юк иде.
– Кыюлыгым өчен гафу итегез, – диде кыз, кинәт җитди чырай алып, – мин сезнең бу кадәр серьёзный кеше икәнлегегезне белмәдем. Минем сездә йомышым бар. Бик мөһим мәсьәләләр турында…
– Яхшы, – диде Рахманов, кызга сөйләп бетерергә дә ирек бирмәде, – хәзергә утырып торыгыз, мин менә бу иптәшләр белән эшемне бетереп җибәрим.
Кыз риза булды. Тынычлап кына тәрәзә янындагы артсыз урындыкка барып утырды. Рахманов инде безнең сүзләрне баягыча тыныч тыңлап утырмый иде. Бездән азрак сөйләтергә тырышып булса кирәк, өзлексез рәвештә үзе сөйли башлады:
– Кайтыгыз да Низамыйлар белән бергәләп