Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.көтә иде, чөнки аларның өендә алты бала, иң олысы – Мөхәммәтхан, ул да укуда булгач, йортта эш җыелып тора, абзар түбәләрен көрәргә, абзарны су басмасын өчен арт яктагы карда тирән канаулар казырга, өй астына су төшмәсен өчен ишегалдындагы бозны чабарга, гөрләвекләргә юл алдырырга иде – аларны кем эшләсен? Әтиләре сугыш башланганнан бирле бер тапкыр да яраланмады, кеше әтиләре кебек кайтып күренеп китә алмады, Мәскәү яныннан башлап, укчы полкта җәяүләп Польша аркылы узып, Берлинга якынлашып килә иде.
Безнең мәктәптә бик күркәм бер йола бар иде. Белмим, аны укытучылар уйлап тапканмы, әллә ул гадәт барлык мәктәпләрдә дә булганмы, һәрхәлдә, атнаның җомга кичендә ашханә бинасында концерт була иде, бу концерт чираттан бара, мәктәп зур булганлыктан, аның чираты елына икедән дә артмый иде. Язның нәкъ әнә шул беренче көннәрендә, кыр казлары килгән, каникул көткән, сугыш бетә дип өметләнеп, канатланып йөргән көннәрдә, концерт чираты Мөхәммәтханнар классында, ягъни унынчы «Б» классында иде. Мөхәммәтхан өч ел буе концертларда катнашып килде, аны ни өчендер әллә тавышы моңлы, әллә үзе тыйнак булганга, өчпочмаклап тезелгән хорның башына (авыл сәхнәсендә хордан башка концерт булганы бармыни?) чыгарып бастыралар һәм ул, гадәт буенча, салмак, ипле тавыш белән башлап җырлый иде.
Берсекөнгә унынчы «Б» концерты һәм, әгәр каникул була калса, шуны игълан итәр кич иде. Әлбәттә, бу кичәне һәркем үзенчә дулкынланып көтте, һәркем көтте. Аннан, ул концертларның шул ягы да күңелгә бик якын иде: концерт башланыр алдыннан, пәрдә караңгылыгына чыгып, директор Совинформбюро яңалыклары белән таныштыра иде. Соңгы атналарда бу информацияләрдә гомердә күз күрмәгән шәһәрләр, колак ишетмәгән исемнәр телгә алына, ишетелә башлады. Мәсәлән, бер информациядә директор «безнең гаскәрләр зур, авыр сугышлардан соң Венгриянең Сөхерешфәхер шәһәрен азат иттеләр» дип сөйләде. Башка шәһәр булса, әлбәттә, без бу хәбәрне кул чабып каршы алыр идек, әмма бу шәһәрнең исеме безгә җитди булып яңгырамады, чөнки, өч елдан бирле икелегә-өчлегә укып, мәктәпне иза чиктергән Сөхрәшева Фәхерниса дигән бер кыз бар иде, барысы да шуңа карап көлделәр дә көлделәр. Дөрес, ул кыз мәктәптә иң матур кыз иде, аның кашлары, аның керфекләре, иреннәре, каратутлы битләре, ияк-муеннары теләсә кайсы рәссамның игътибарын җәлеп итәрлек иде, әмма ул вакытта без әле матурлыкның нәрсә икәнен алай тирән аңламый идек һәм без, концерт көне дип утын күмере белән чистарткан теш-ләребезне ачып, Фәхернисага карап көлдек тә көлдек.
Мөхәммәтханнар концерт бирәсе көнне дә без берәр хикмәтле немец, мадьяр шәһәре турында ишетергә, ә иң зурысы – тагын өч-дүрт көннән сугыш бетә дигән хәбәрне ишетергә өметләнә идек.
Әмма без көткәнчә булмады. Әллә узучы юлчы кереп кунган, – ә безнең мәктәп урнашкан авыл аркылы Мари якларына пыяла заводына йөрүчеләр байтак иде, ул заводтан лампа куыгы, стакан, пыяла аш тәлинкәсе, пыяла аш кашыгы кебек нәрсәләр алып кайтып була иде, – һәрхәлдә, Мөхәммәтханнар авылыннан пыялага баручыларның берсеннән