Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.күмелде. Күпмегә кадәр кул чапкан булыр идек, бәлки, таңгача, әмма директорның сул кулы яңадан күтәрелде (хәер, аның кулы шул берәү генә иде, кырык өченче елда ул, госпитальдән кайтып төшеп, әнә шул сыңар кулына мәктәпне кабул итеп алган иде). Директор дәвам итте:
– Дошманның Одер һәм Нейсе елгаларының көнбатыш ярындагы ныклы оборона ныгытмаларын җимереп, безнең гаскәрләр көчле хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр. Сугышның җиңүле рәвештә бетәчәгенә санаулы гына көннәр калды, туганкайлар…
Аның тавышы тагын калтыранды һәм ул ашыгыч рәвештә кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды. Әмма үзен тиз кулга алды. Безнең учлар алкышлардан ут булып кызган иде инде, кул тагын күтәрелде:
– Ә хәзер район мәгариф бүлегеннән алынган телефонограмманы укырга рөхсәт итегез…
Адәм баласы берьюлы килгән ул кадәр шатлыкка ничек чыдыйдыр, ләкин без чыдадык. Берсекөннән язгы каникул башлана! Шатлыкның чиге-чамасы булмады. Тик вакыт-вакыт Мөхәммәтхан искә төшеп кенә йөрәк киселгәләп, бәгырь өзгәләнеп ала иде.
Унынчы «Б» концертының хорында Мөхәммәтхан күренмәде. Җыр-скетчлар гел сугыш турында булды, Ганслардан, фрицлардан туйганчы көлдек, фашистларга кечкенә сәхнәдән нәләт, нәфрәт яуды. Арада ике кыз башкарган җыр аеруча ошады. Фашист солдатына дәшеп, алар җырны авылча, халыкча тәмамладылар:
Бабаң утырмага килсен,
Әбиеңә сәлам әйт.
Үкчәңне күтәр, хәшәрәт,
Юк итәрбез, кабахәт.
Тралә-лә-ләм,
Тралә-лә-ләм,
Үкчәңне күтәр, хәшәрәт,
Юк итәрбез, кабахәт.
Бу җырның моңарчы ишетелгәне юк иде, ахрысы, унынчы «Б» кызлары моны классташлары Мөхәммәтханның әтисен үтерүләренә ачынып, нәфрәтләнеп үзләре чыгарган иде – бу җырны тыңлаганда йөзләр җитдиләнде, сулышлар кысылды. Мөхәммәтхан үзе сәхнәдә күренмәде. Җырдан соң декламацияләр, ничәмә-ничә төрле биюләр булды, вакыт буенча концерт инде бетәргә тиеш иде, һәм алып баручы шунда гына ялгыз җыр белән Мөхәммәтхан чыгачагын әйтте. Зал бер мәлгә тын калды. Өченчекөн генә әтисенең үлгән хәбәре килгән Мөхәммәтхан ни дип, ничек җырлар икән? Өч ел буе аның бер генә мәртәбә дә сәхнәгә ялгыз чыкканы юк иде.
Башта сәхнәгә, үзенең тальянын күтәреп, урындык тотып, тугызынчы «А»дан Яңа Мичән малае Ярхәметдин чыгып утырды. Бераз гына көттереп, кыска аяклары белән уңайсыз эре атлап, Мөхәммәтхан да чыгып басты; Ярхәметдингә карап алды да алга табарак атлады, бер аягын алгарак шудырып, сәхнәнең ныклыгын тикшереп карагандай итте, кулларын артка салды, түшәмгәрәк, залның артына таба караш юнәлтте. Залда булган бөтен бала, бөтен укытучы аның кара кайгысы турында беләләр, ишеткәннәр иде, шуңа күрә берәүләр башларын аска иде, икенчеләре читкә борылдылар – кыскасы, Мөхәммәтханның күзенә туры карап утырырга берәү дә җөрьәт итмәде. Хәер, Мөхәммәтхан да залга карамый, әйткәнемчә, зал артына түшәмгә табарак карый иде. Берничә авыр секунд узды. Шул берничә авыр секунд эчендә, ахрысы, һәркем баш ватты: ник болай? Нигә бу малайның әтисен