Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Читать онлайн книгу.рәхәтләнеп йоклап киткәнемне сизми калганмын. Бервакыт иртәнге кояшның кызуына уянып киттем. Хәзер болытлар китеп, күк йөзе ачылган, кояш минем өстемә нурларын чәчеп, көлеп караган иде. Ул аның тауларга һәм урманнарга биргән матурлыгы һичбер сөйләп бетерерлек түгел иде. Мин шушы матурлыкның нәкъ уртасында уянып, торып утырдым. Бераз утыргач та, китүне уйлап, урыннан торган вакытта, теге башкорт агай капкасыннан чыгып мине чакырды һәм өенә алып керде.
Ул бүген бик йомшак иде. Хатыны бигрәк йомшак мөгамәлә белән югары утырырга кушты. Чәй кайнап тора, аның янына сары майга гына пешергән коймак таба белән алда утыра.
Мин боларның кичә төн уртасында куып чыгарып та, бүген болай хөрмәт итүләренең мәгънәсенә һич тә төшенмәдем. Ләкин алар бу мәсьәләне үзләре чишеп бирделәр.
Теге мине кундырмаган байлар белән болар авылның иң бай кешеләреннән булып, бер-берсенә соң дәрәҗәдә дошманлыклары бар икән. Мин гүяки шул байларның кушуы буенча боларга килеп, боларга берәр төрле зарар уйлап, явыз ният белән кунмакчы булганмын икән дә төнлә үземнең иптәшләремне кертергә, шул иптәшләрем белән боларны үтерергә яки боларның әйберләрен алып китәргә йөргәнмен икән. Болар шуңар күрә миннән бик зур шөбһәгә төшеп, куып чыгарырга мәҗбүр булганнар икән…
Чәй эчеп утырганда, алар, минем турыдагы шөбһәләрен тәмам бетерергә теләгән рәвештә, Троицк һәм Зәйнулла хәзрәт хакында байтак сораулар бирделәр. Мин, әлбәттә, күргән-белгән кадәре нәрсәләр сөйләдем. Үземнең Минһаҗ муллага кучер булып кайтуымны әйттем. Шуннан соң гына боларның күңелләрендә минем хакта һичбер начар уй калмаганлыгы беленде. Минем укып йөрүче шәкерт, гарип бер мосафир[86] икәнемә тәмам ышандылар. Чәйдән соң миңа теге агай ун тиен көмеш сәдака бирде. Гафу үтенгән рәвештә «Рәнҗеп китмә. Кичә без синең шәкерт икәнеңә төшенеп җитмәдек…» дигән сүзләрне кушты. Минем өчен бик күңелсез булган кичәнең иртәсе бик күңелле булды. Мин әйберләремне күтәреп, болар белән күрешеп, «Калма-елга» заводына карап юлга чыгып киттем. Алар мине озатып калдылар.
Кичә үзем агып китә язган Бәләкәй Инҗәргә җиткәч, үзем генә суга төшәргә куркып, берәр яктан атлы кешеләрнең килгәнен көтә башладым. Берәр сәгать көткәннән соң, өч сыбай кеше килеп, мин аларга хәлне аңлаткач, аларның берсе мине, үзенең атына меңгәштереп, теге якка алып чыкты. Мин, бик зур авырлыктан котылган кебек, шатлык белән Инҗәр заводына барып, казармага кердем. Казарма иркен, берничә, мин кемнәр икәнен белмәгән кешедән башка кеше юк. Монда миңа муафикъ эш юклыгын белгәнгә күрә, авылга кайтуны уйлап, берәр юлдаш эзләргә, сорашырга керештем. Монда иптәш эзләп, өч-дүрт көн торырга туры килде. Ниһаять, бер эшче рус егете очратып, шуның белән икәү юлга чыгып киттек. Тау һәм урманлы җирләрне ике көн йөргәннән соң, өченче көндә яланлы җирләргә килеп чыктык. Юлда борынгы кебек кычкырып килергә, аю очраудан сакланырга туры килде.
Мин, авылдан чыгып китүгә бер ай булды дигәндә, авылга кайтып кердем. Бик күп кеше минем «Троицкига барып
86