Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Читать онлайн книгу.эшләр белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдым. Тагын көз җитте. Мин, үземә тигән әз-мәз акчаны алып, авылга кайтып киттем.
Бу акчаның беразын абзыйга биреп, калганына өс-баш киеме алдым. Хәзер мин Троицкига китәргә уйласам да, бердән, көзге пычрак булып, юл өзелеп барганга, икенчедән, мондый вакытта җәяү йөрү соң дәрәҗәдә авыр булыр кебек булып күренгәнгә, анда китүне чана юлы төшүгә кичектереп, әлеге үзебезнең авыл мәдрәсәсенә кереп торырга карар биреп, шунда кердем.
Җамалетдин мулла мине ничек тә шунда тотарга тырыша иде. Ләкин ул кешедә минем җанга бер тиенлек тә азык бирерлек куәт булмаганын мин бик яхшы төшенә башлаганга күрә, ничек кенә булса да моннан китү җаен карый идем.
Бу кешенең нәхүнең бик гади урыннарында да хата мәгънә бирүләре, кувәи гыйльмиясенең[88] соң дәрәҗәдә түбәнлеге, шушы мөнәсәбәт белән минем аңа бәйләнүләрем ике араны боза башлады. Барган саен, ара салкынайды. Ара салкынаю минем өчен матлуб[89] булганга күрә, моңа карап шатлана гына идем.
Кар яуды, чана юлы төште. Ниндидер бер эш сәбәпле мулла абзый белән бик каты ачуланышырга туры килде. Мин шушы форсатны ганимәт[90] белеп, мәдрәсәне ташлап чыгып, үзебезнең өйгә кайттым.
Шушы вакыйгадан өч-дүрт көн үтү белән, «Лапашты» заводына йөк төяп баручыларга утырып, кулыма паспорт алып, юлга чыгып киттем. Өстә бик юка булу сәбәпле, юлда бик нык өшергә, күп вакытта җәяүләп йөгереп барырга туры килде, йөк төягән олаучылар бик ашыкмыйлар. Бигрәк тә кар тирән төшкән, әле юл такырланып җитмәгән урыннарда алар туктар-туктамас бер хәлдә баралар. Шуның өчен юл авыр булды. Тик өч-дүрт көннән соң гына «Лапашты» га барып кердек. Инде «Лапашты» заводыннан Троицкига карап ничек һәм кем белән китү мәсьәләсе килеп басты. Табигый, кыш көнендә ялгыз баш китү һичбер мөмкин түгел. Чөнки, бердән, бу тирәләрдә авыл араларының бик ерак булуы, икенчедән, көннәрнең салкынлыгы ялгыз китүгә юл куймый иде. Минем бәхеткә каршы, Верхний Урал өязе Ачулы волосте Исламгул авылының иген сатарга килгән кешеләре очрадылар. Ун-унбиш чанадан гыйбарәт булган бу юлаучылар игеннәрен сатып, буш кайтачак булганга, алар өчен мине утыртып алып кайту бернәрсә дә түгел иде. Шуның өчен бу кешеләр бер әйтү белән мине үзләренә (йөз илле чакрым чамасында) чаклы алып кайтмакчы булдылар. Килгән көнне оннарын сатып, иртәгесен иртүк юлга чыктылар. Мине бодай салып килгән торыпшаларга урап, өстемнән тагын да торыпша ябып бәйләделәр. Мин хәзер алар эчендә рәхәтләнеп ятам. Үзем теләгәндә, торыпшаның бер як читен ачып карыйм. Мин утырган атны да уртадан буш җибәрделәр. Үзләре бераз төшереп алып, атларын куа башладылар.
Мин җылы урында юлның күбесен йоклап үткәрдем. Тик атларны ашатырга туктап, чәй эчәргә кергәндә генә, алар мине чишеп алып керәләр, соңыннан тагын әүвәлге кебек иттереп бәйлиләр иде. Уртада бер кунып, икенче көнне кич белән үзләренең авылларына кайтып керделәр. Йөз илле чакрым җирне ике көндә барып җитү минем өчен бик зур шатлык булды. Хәзер мин Троицкига якынлаша
88
89
90