Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян
Читать онлайн книгу.авылда да сезнең кебек чибәрне күргәнем юк иде, – диде егет.
«Оялмый да». Көлемсәр, бу фикерен запаска калдырып:
– Авылдан авылга кызлар күзләп йөрибезме? – дип кенә куйды.
– Сез чибәр һәм чәнечкеле… гөлҗимеш кебек.
– Чәнечкеле булмасаң, күргән берегез тотып ашарга да күп сорамый бит.
– Әйе шул.
– Әйдә, егет, ышыкта әллә ни сөйли башладың. Җилгә чык.
– Анда салкын.
– Баштагы чүп-чарны тузгытып ташларга шәп була ул суык җил. – Көлемсәр, тиз генә чыгып, трактор гүләгән якка таба атлады.
Мирсәет тә калышмый, әрсез. Күпмедер телсез-өнсез баргач, бик озак уйланганнан соң гына әзер булган нәтиҗә төслерәк итеп шуны әйтте:
– Мин сезне коточкыч нык итеп ярата алыр идем!
– Ә нәрсә комачаулый?
– Көлемсәр, шаяртма. Мин чынлап…
– Кызык егет икәнсең.
– Ут белән сәхнәдә генә уйнау күңелле. Ә җирдә…
– Уйнамагыз, кем куша.
– Пожар чыгаруың бар, Көлемсәр.
– Сүндерүчеләр табылыр.
– Кемнәр? Синең бит… Сезнең бит…
– Нәрсә? – диде Көлемсәр һәм үзе дә көтмәгәндә елмаеп егеткә карады.
– Сезнең бит ирегез инде хәтсездән үлгән…
Һәм шул сүзе белән бөтенесен харап итте вәкил иптәш. Көлемсәрнең бөтен көләчлеге очты да китте. Авыз ачып бер сүз әйтмәс булды. Тракторчы һәм чәчүчеләр белән сөйләшкәндә дә кырыс иде ул:
– Почмакларыгыз чи калган. Анда нәрсә үстерергә уйлыйсыз?
– Соңыннан әйләнербез, – диде тракторчы хатын.
Мирсәет исә күңеленнән шул хатын белән Көлемсәрне чагыштырды да нәтиҗә ясады: Көлемсәр артистка кебек үткен һәм чая… Укытучы кебек тыйнак һәм акыллы.
– Килгәндә карап мендек – беткән кишәрлектә дә буш почмаклар калган. Әйләнмәгәнсез.
Мирсәеттә яңа фикер: ә мин – тикшерергә килгән махсус кеше – күрмәгәнмен.
– Ярый, әйтербез.
– Карагыз аны, алдый алмассыз.
– Ярый, ярый, алдамабыз.
Трактор гүләп китеп тә барды.
Шул көннән соң Көлемсәрне уйламаган сәгате юк Мирсәетнең. Бигрәк тә бер нәрсә котырта аны – ул теләгән темага авыз да ачтырмый Көлемсәр.
– Шулмы бик кирәкле сүзегез? Шуның өчен җибәрделәрме сезне вәкил итеп? – ди.
Беркөнне егет Көлемсәрнең тәрәзәсен төнге сәгать унберләр тирәсендә килеп какты. Тәрәзә пәрдәсе күтәрелеп, Көлемсәр күренде.
– Чык әле ике генә минутка, Көлемсәр. Бик кирәкле эш бар.
– Җиде төн уртасында уятмасагыз…
– Бик ашыгыч, чык әле.
…Яшь хатын белән егет шушы көзге шомлы төндә ни сөйләштеләр икән? Бу инде ике кеше арасында мәңгелеккә кала торган сердер. Аны беркем дә ишетмәгән һәм ишетмәячәк. Моны Тәбриккә беркем дә сөйләми һәм сөйләмәячәк. Күз алдына китерү дә кыен булачак. Дөнья шундый серләр белән тулы… Ул серләр – күктәге йолдызлар санынча, агачлардагы бөреләр санынча, күкрәкләрдә типкән йөрәкләр санынча… Шулай да фараз итәргә мөмкин аларны: чамадан тыш күп серләрнең җыенысы бергә «мәхәббәт» дип атала. Нинди генә сүзләр әйтелсә дә, барысы