Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн книгу.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
мәкалә яза, аны журналист буларак таныта. Татар матбугаты битләрендә Миргазиз Укмасыйга багышланган язмалары берничә тапкыр дөнья күрә, Н. Думави, С. Сүнчәләйләрнең аерым әсәрләрен анализлап, автор бу иҗатларны укучыга җиткерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя.

      М. Мәһдиев фәнни китапханәләрдә, архивларда утырып кына эшләүчеләрдән булмый. Аның язмалары арасында шәхси танышлык-аралашу нәтиҗәсе буларак «табадан төшкәннәре» дә бар. Шундыйларның берсе Әхмәтгәрәй Хәсәни тормышына багышлана. «Гасыр» нәшрияты оештырып, татар китабын бастыру эшенә зур өлеш керткән, татар матбугаты үсешендә яңа сүз булган «Аң» журналын оештырган Ә. Хәсәнине, аның ярдәмчесе һәм мәсләктәше Зәйнәп ханымны нәкъ менә М. Мәһдиев татар укучысына яңадан ача. Әйтерсең галим китеп баручы буынның тере шаһитларыннан шулар хакында сөйләтеп калырга ашыга: З. Хәсәнине тыңлап, блокнотлар тутыра. Репрессияләнгән асыл затлар: М. Галәүнең хатыны Зәйнәпкә, Г. Гобәйдуллинның хатыны Рабигага ирләре хакында мәгълүматлар сорап хатлар яза. Соңрак, 1993 елда, ерактан-үткәннән килгән бу хәбәрләрне бастырып та чыгара.

      М. Мәһдиевнең игътибар үзәгенә алынган шәхесләр арасында балалар язучысы Ф. Агиев, университет белемле, татар әдәбияты, әдәбият белеме хакында үткен мәкаләләр язган Н. Хәлфин, «Дим буенда» дигән гүзәл әсәр авторы С. Җәләл, мәгърифәтче һәм дин белгече Р. Ибраһимов та бар.

      Үзгәртеп корулар алып килгән фикер иреге М. Мәһдиев материалларын дөньяга чыгаруга юл ача: галимнең ХХ йөз башына караган эзләнүләре һәрберсе бер докторлык диссертациясенә тиң зур фәнни хезмәтләр, монографияләр булып басылып чыга. Беренче җыентык12 татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына караган күп кенә язмаларны берләштерә. Китапта гасыр башының күренекле шәхесләре: язучылар, матбагачылар, шагыйрьләр, журналистлар, мөгаллимнәр һәм дәреслекләр язучылар хакында сүз алып барыла. Язмышларны берләштерүче җеп булып Г. Тукай шәхесе тора. Мәһдиев яңа буын вәкилләрен Тукай язмышы, иҗаты, холкы белән «үлчәп-чагыштырып» бара, бер үк вакытта әлеге үзәк фигура ярдәмендә М. Гафури һәм Г. Камал, Ф. Әмирхан һәм Н. Думави, С. Сүнчәләй һәм Г. Ибраһимов, С. Рахманколый һәм Х. Искәндәрев, Г. Рәхим һәм Ф. Кәрими һ. б. бер агым, бер мәсләк, бер омтылыш берләштергән көч кебек бәяләнә.

      1989 елда М. Мәһдиев яңа архив һәм матбугат материалларын беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертеп язылган тагын бер монографиясен укучы хөкеменә тапшыра13. Хезмәтнең «Әдәбият тарихы чыганагы буларак унынчы еллар татар вакытлы матбугаты» дигән беренче бүлеге исемгә чыгарылган вакыт аралыгында таралган уннарча гәзит-журналга тирән анализ бирә. Икенче бүлеге тагын бер фәнни «сукмак» салына башлау хакында сөйли: «ХХ йөз башы татар әдәбиятында прототиплар. Аларны ачуның әһәмияте». Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Фәйзи әсәрләрендәге күп кенә геройларның прототиплары, аларның язмышы, әсәрләрнең язылу тарихы хакында бик күп кызыклы мәгълүмат М. Мәһдиевнең ХХ йөз башы татар дөньясын биш бармагы кебек белүен, андагы «беренче эшелон», «икенче эшелон»


Скачать книгу

<p>12</p>

Мәһдиев М. Әдәбият һәм чынбарлык : ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихына яңа материаллар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1987. – 304 б.

<p>13</p>

Мәһдиев М. Реализмга таба : ХХ йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре. – Казан : КДУ нәшр., 1989. – 155 б.