Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.кала…» дигән сүзләрен искә төшерү урынлы булыр. Чөнки ул үзе белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китте. Әмма Мәһдиев дөньясы исән! М. Мәһдиев дөньясы – халкыбызның матур, инде тарихта кала баручы, гыйлемгә омтылу һәм хезмәт сөю, үзара мөнәсәбәтләрдәге самимилек, ярдәмчеллек, көнкүреш-гадәтләрдәге тәртиплелек, җанындагы, рухи тормышындагы хискә, җыр-моңга байлык белән билгеләнә торган татар дөньясы ул. Шуңа күрә аның иҗаты да олуг татар дөньясының аерылгысыз бер өлеше булып яши һәм киләчәккә китеп бара. Укучы игътибарына тәкъдим ителә торган ун томлык басма – шуның ачык дәлиле.
Без – кырык беренче ел балалары
(Повесть)
Атадин бала яшь кала, Бик күп эшләр башкара.
Автордан
Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты. Без балалык чорыбызда таякны ат итеп уйный алмадык, бәлки чын атлар җигеп колхоз басуында эшләдек… Атлар азайгач үгез җиктек, сыер җиктек. Ни генә эшләсәк тә: мәктәптә пионер сборы уздырабызмы, җилкәгә сәнәк салып иген басуына чыгып китәбезме – без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен дип чын күңелдән ышанып эшли идек.
Еллар үтте, безне инде хәзер «урта буын кешеләре» дип атыйлар. Үткән гомерне искә төшерү, аны анализлау әнә шул «урта буын»га килеп җиткәч башлана, күрәсең. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Безнең шул елларыбызны билгели торган бер нәрсә булган икән: ул – сугыш, изге сугышның дәһшәте, Бөек җиңү көнен якынайту теләге, фашизмга нәфрәт, героик Армиябезгә чиксез мәхәббәт. Безнең дөньяга карашыбызны әнә шул хисләр формалаштырган икән.
Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без – кырык беренче ел балалары. Әсәрнең исеме әнә шулай туды.
Яшьтәшләрем белән мин горурлана алам: минем сабакташларым бүген Ватаныбызның төрле почмакларында зур, мактаулы эш башкара. Алар арасында алдынгы педагоглар, мәктәп директорлары, колхоз председательләре, галимнәр, офицерлар, агрономнар, шофёрлар бар – ләкин эшлексезләр, җилкуарлар юк. Чөнки алар яшьтән Ватан язмышы белән суладылар, Ватан язмышы өчен кайгыртырга, шатланырга бала вакыттан ияләнделәр.
Әнә шул сабакташларыма, бүгенге урта буын кешеләренә багышлыйм бу әсәремне.
Менә дигән бер майор…
Коридорга чабата тузаны аркылы көлтә-көлтә булып кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән! Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре – кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. Миләр