Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.башлый. Галимнең үзе өчен дә 1967 елга кадәр басылып чыккан күп кенә язмалары «кара тамга» салыну – рухи эзәрлекләүләр, рәсми басмаларга юл бирмәү сәбәбенә әверелә. Бу шәхесләрне, вакыйгаларны татар фәне 1990 елларда гына кабат халыкка кайтара башлады.
Шундый мәсьәләләрнең берсе – мәдрәсәләр тарихы. Галимнең 1967 елны «Совет мәктәбе» журналында «Галия» мәдрәсәсе турындагы язмасы дөнья күрә, 1968 елда ул «Иж-Буби» мәдрәсәсе тарихына, аны туздыру вакыйгасына багышланган зур хезмәт әзерли. Әмма рус телендәге беренче варианты («Некоторые данные из истории Бобинской школы») кулъязма хәлендә кала, 1969 елны «Казан утлары» журналында, «Буби мәдрәсәсе» исеме белән кыскартып, «туналып», татар телендә дөнья күрә һәм авторга шактый күңелсезлекләр китерә. Бубиларның кулъязмаларын кирилл хәрефләренә күчереп, аерым китап итеп бастыру теләгенең тормышка ашмаячагы ачыклана. Татарларга революция генә мәгърифәт алып килде дип тукылган, иске мәдрәсәләр фәкать тискәре яктан, дини схоластика белән балаларның аңын томалаучы итеп телгә алынган бер заманда яшь галимнең киресен исбатларлык дәлилләрне дөньяга чыгаруы зур батырлык була. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар, Р. Фәхретдин, З. Камали, Г. Баруди кебек шәхесләрнең хезмәтләре олылана, әмма алар кылган гамәлләрнең үз вакытында көчле каршылыкка очравы, татар җәмгыятенең яңалыкны якларга көче җитмәү, гомерләрен милләтне кайгыртуга багышлаган асыл затларны кара пәрдә артына яшерү авторда үкенеч уята. Үткәннәр һәм бүгенге өчен сызлану интонациясе Мәһдиевнең фәнни хезмәтләренә шушы мәкаләдән соң урнашып калгандыр да.
М. Мәһдиев татарларда гыйлем-мәгърифәт тарихын өйрәнүне гомеренең ахырына кадәр дәвам итә. Мәктәп-мәдрәсә программалары һәм дәреслекләр, Габделмәннан Рахманколый һәм Таип Яхин китаплары, «Мөхәммәдия» кебек зур мәдрәсәләрдә укыту рәвеше-системасы хакында материаллар туплана, аерым өлешләре вакытлы матбугатта басыла. Галимне мәгърифәтчеләр әзерләгән җирлектә үсеп чыккан яңа буын татар зыялылары язмышы үзенә җәлеп итә. Мәсәлән, Г. Рахманколый дәреслекләренә, методикасына анализ ясаган М. Мәһдиев аның улы Солтан язмышы белән кызыксына башлый, соңрак аның хикәяләрен туплап, «Мәлихә куаклыгы» исеме астында татар укучысына тәкъдим итә.
Галимнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булган шәхесләр бар: Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, С. Сүнчәләй. М. Мәһдиев аларның язмышына кат-кат мөрәҗәгать итә, нәтиҗәдә ХХ йөз башы татар милли-мәдәни хәрәкәте хакында яңа карашлар барлыкка килә. Әйтик, Г. Рәхимнең 75 еллыгына әзерләнгән «Ерактан яңгыраган аваз» исемле күләмле язмада күренекле татар язучысы һәм галименең архив материалларына нигезләнеп тергезелгән тормыш юлы, әдәби иҗаты, этнография, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсендәге эшчәнлеге, фаҗигале язмышы бәян ителә. Эзләнеп, галимнең туганнарын, аны белгән кешеләрне табып, бөртекләп җыйналган язмадагы татар зыялылары белән горурлану янәшәсендәге тормышка инкыйлаб китергән үзгәрешләрнең милли күтәрелешне дә, аны