Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.күңелле малай…
Ата кара тараканның кан әйләнеше яңадан бөтен классның тамак төбенә төен булып утырды. Ну бу ата кара тараканны! Кансыз гына яшәсә булмаганмы соң аңа, кансыз бөҗәкләр бит әнә дачурта!
Эһ иткән тавыш юк. Кабер тынлыгы. Завхоз сәгатен алырга куенына кереп бара. Чыннан да, сәгатьне бик озаклап ала. Әлтафи сүзе дөрес булыр. Ләкин бу хәл ата кара тараканнан коткармаячак. Кара таракан – котылгысыз. Тагын кем генә харап бу…
– Абый, Исмәгыйль абый, – дип урыныннан торды Әлтафи кисәк кенә. – Безнең бит кичә бәрәңге җирендә чиләкләр калды.
Класс өстеннән ниндидер җиңел һава дулкыны узды. Күзләр ниндидер өмет белән Әлтафига текәлде. Хәзер нәрсә дә булса булыр… Тик тараканнан гына котылырга иде.
– Йә, йә, Хәлимов, нәрсә әйтмәкче буласың моның белән?
– Соң, абый, нәрсә әйтергә дип, шул инде: дәрес урынына әллә басуга гына барабызмы? Кайтышлый складка берәр чиләк бәрәңге күтәреп кайтырбыз.
Мең яшә, Әлтафи! Исмәгыйль агай куен кесәсенә тагын кереп китте. Әлтафи ыргыткан кармакка шул арада хәйләкәр, мут Баязитова җим киертте:
– Абый, имә, безнең класс малайлары тимер көрәкләрне кайрыйбыз дип әйтәләр. Көрәкләр бит үтмәсләнгән, кичә дә уч төпләре кабарып чыкты.
Зоология укытучысы шул секундта юк булды. Аның урынын хуҗалык мөдире алды. Класс җиңел сулап куйды.
– Бәрәңге алып кайтырга дисезме? Ашханәгә каграз бүген бәрәңге кирәк. Ә дәреснең ничә минуты калган соң? Ә кемнәр көрәк кайрый белә? Кулларыгызны күтәрегез әле! Яхшы. Бүген дәрестән соң складка килерсез. – Исмәгыйль агай, нәрсәдер уйлагандай, күзен йомып торды. Аннан кинәт кенә яктырып журналга тотынды. – Тукта, без бит әле исемлек тикшермәгән.
Ул акрын гына исемлек тикшерә башлады. Күренеп тора, аңа нәрсә беләндер вакытны уздырырга кирәк. Исемлек тикшерү менә болайрак барды.
– Абдуллин!
– Мин!
– Әһә, Абдуллин бар. Аны бар дип куябыз. Ярый, Абдуллин булды, билгеләдек. Баязитова!
– Мин!
– Әһә, Баязитова да бар. Ярар, аны да бар дип билгеләп куйдык. Инде килеп Зарифуллин! Ә? Әллә юкмы?
Беразга гына соңга калган Зарифуллин да сикереп торып басты.
– Ә, бармыни? Мин әллә юкмы дип торам. Шулай, бар дип билгелибез.
Безгә нәкъ менә шушы гына кирәк иде. Беребездә дә сәгать юк, шулай да чама белән чирек сәгать дәрес калгандыр. Болай булса, эш начар түгел. Исемлек әле зур, һәрхәлдә, ата кара тараканга кабат кайтылмас… Җай гына барган эш Әркәшәгә җиткәч тагын төртелде. Әркәшә баягы удардан әле дә айнып җитмәгән иде һәм укытучы аның фамилиясен әйткәндә, ул, әлбәттә, җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Ләкин йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын! «Пермяков» дигән сүз чыгуга, Әлтафи утырган җиреннән генә нәкъ Әркәшәнең үзе төсле әйтергә тырышып җавап бирде:
– Пид!
Барыбыз да шыпырт кына хихылдаштык. Әлтафи, әлбәттә, тотылды. Әле генә бик эшлекле кыяфәттә бәрәңге алып кайтырга тәкъдим керткән Әлтафи инде аягүрә бастырып куелган иде.
– Кешенең физик кимчелегеннән көләргә һич тә ярамый, Хәлимов,