Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.Сугыш вакытындагы авылга атна саен бер кирпеч ипи кайтарып кара әле син! Дөньяда шуннан да зур байлык булырмы?
Баязитова алай ук итә алмый. Көннекен-көнгә юк итеп бара ул. Анда, өйдә, яшәрләр, бер бакча бәрәңге. Солдат семьясына налог юк, сыерың да булгач, ярыйсы гына яшәргә мөмкин. Ә менә өй асты тулы бәрәңге белән сыер сөтен Баязитова училищега ташый алмый. Чөнки ул училищега ерактан – Әгерҗедән килеп укый. Әгерҗеләр укыр өчен, белем алыр өчен җаннарын бирергә әзер. Алардагы үткенлек, алардагы елдамлык! Эшне ялт та йолт китерәләр. Кызлары һәрберсе чибәр булыр. Үткеннәр – бер-берсе әллә ничә Әркәшәңә, Гыйззәтуллиныңа торыр. Әлтафиның бу мәсьәләдә үз фикере бар: Әгерҗенең бер кызы Казан артының биш малаена тора, ди ул.
Баязитова Октябрь бәйрәменә кайтканда күчтәнәч итеп дүрт йөз грамм рулетны гына алды. Ерак дип, юл мәшәкате зур дип, аның авылдашлары бәйрәмгә кайтмадылар. Бәйрәмнән соң беренче дәрес бик җаваплы буласы иде – рус теле укытучысы кисәтеп куйды. Әгерҗедән алып аңа җитешүе – ай-һай! Кайткач-кайткач берәр көн прогул ясарлык булсын иде ул… Ләкин Баязитованың өйдәге сеңелләренә әнә шул тәмле күчтәнәчләрне кайтарасы килде. Сугыш башланганнан бирле авызларына баллы әйбер эләккәне юк… Ноябрьнең буранлы, кара балчык катыш кар себергән көнендә сезнең егерме чакрым җәяү үткәнегез бармы? Баязитова училищедан станциягә әнә шулай барды. Станциягә җиткәндә, кичә генә Пошалым кешесеннән сатып алган чабата «чәчәк атты». Ул арада караңгы да төште. Ноябрьнең көне карточкага алган ипи кебек. Башлыйсың – бетә.
Вокзал шактый салкын иде. Карага буялган йомры тимер морҗа тирәсенә кешеләр елышканнар. Дөньяның кеме генә юк. Кулын бәйләгән солдат берөзлексез тәмәке тарта. Шинелен чишкән яланбашлы берәү Алла бирмеш һәр минут узган саен күзләрен чалыштырып бер калтыранып ала. Димәк, контузия. Бу сүзнең мәгънәсен һәркем аңлый, ә ул сүзнең туганына әле нибары ике ел. Кара, пычрак битле, майлы телогрейка кигән җитү чәчле бер яшүсмер кара тырнаклы бармаклары белән карта болгата, нәрсәдер мыгырданып карта сала. Кәҗә сакаллы бабай таягын кочаклап морҗага аркасын сөягән дә, тешсез аңкауларын метмелдәтеп, бертуктаусыз нәрсәдер чәйни. Баязитова да шул тирәгә елышты. Бабайның берөзлексез чәйнәве эчне пошыра, ләкин ни хәл итәсең, поезд тавышы ишетелми иде.
Инде төн дә җитте, тамак ачты, ә поезд юк та юк. Кара тун өстеннән каеш буган, наган аскан милиционер кереп, кара тырнаклы егетнең документын сорады, бераздан үзе белән алып чыгып китте.
Бу хәл бераз гына йокыны ачты.
Төнге сәгать унберләрдә генә станциягә гөрселдәп авыр состав килеп керде. Юл йөргән, дөнья күргән кешеләр кузгалды – товар поездының кырыкмаса-кырык җиренә эләгеп әллә кайларга барырга була. Баязитова да кузгалды: Әгерҗе станциясендә товар поездының әле моңарчы туктамый калганы юк иде.
Товар поездына утырып йөрү катгый тыела. Шуңа күрә бу поездга эләгү өчен зур осталык кирәк. Баязитованың инде бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе бар. Иң башта сине тотардай кешеләрне барлап чыгарга кирәк. Болар – толыпка төренгән, фонарь