Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.пошкырып тормоз салды. Буферлар гарасат куптардылар. Авыр пошкырып паровоз туктады. Главныйның ачы итеп сызгыртканы ишетелде. Тагын буферлар чыңгырады. Тик бу юлы поезд чигенә иде. Баязитова эшнең нәрсәдә икәнен аңлап җиткермәде, поезд, стрелкаларны узып, шау итеп станциягә кире керде һәм дөнья җимереп туктады. Нәкъ шул секундта тендердан түшәк калынлыгындагы су массасы шуып чыгып Баязитованы керендерде. Ул аңына килгәнче яңадан сыбызгы тавышы яңгырады, һәм тагын бер түшәк су аның өстенә шуып төште. Инде поезд алга таба бара икән. Шулай йөри-йөри поезд станциягә нәкъ өч тапкыр кереп чыкты. Соңгы кузгалуларында су инде бер-ике чиләк чамасы гына шуып чыга иде.
Бу көе барса, кызый өшеп үләргә тиеш иде. Нәрсә дә булса уйларга, хәл итәргә кирәк иде. Ләкин ул арада поезд инде чынлап торып станциядән чыгып киткән һәм алга таба тизлек алган иде. Баязитова поезд туктамыйча озак барса эшнең начар булачагын сизде. Менә бераздан ул туңа башлар, башта кием бозланыр, аннан үзе. Бозланып каткач, ул шуып вагоннар арасына төшеп калыр да туракланыр… Җитмәсә, стипендиясе беткәч, Әлтафидан унике сум акча алып торган иде. Октябрь бәйрәмендә әнидән алып килеп түләрмен дигән иде. Әлтафи нәрсә уйлар? Баязитованың өч сеңлесе бар. Берсе әле укырга да кермәгән. Алар барысы да педучилищеда укый торган апаларыннан да зур, белемле кеше юк дип ышаналар, апаларына хәтта «апа» дип тә дәшмиләр, болай дәшү ничектер аның дәрәҗәсен киметер кебек тоела, һәм шуңа күрә Баязитова сеңелләре каршында «алма апай» булып йөри иде. Бичаралар… Апагызның капчыгындагы дүрт йөз грамм рулет әрәм була бит инде. Сезгә керәсе ризык булмагандыр шул. Менә авылга хәбәр килер: алма апай поездга кысылып үлгән… Ничек чыдарсыз ул кайгыга? Бәйрәмнән соң беренче дәрес рус теленнән диктант буласы иде. Рус теле укытучысы, һичшиксез, Баязитова диктанттан курыккан дип уйлаячак инде. Ә бит һич тә алай түгел… Яза алыр иде Баязитова диктантны…
Поезд ыжгырып чапкан көйгә кычкыртып алды. Акрыная башлады. Тормозлар ысылдады. Баязитова башын чыгарып алга карады – ерактан станция утлары җемелди иде. Һич тә көтмәгән урында, кырда, поезд туктады да калды. Баязитованың мамык шәленә бияләй кадәр су килеп төште. Бу – соңгысы иде. Баязитова карлы шлак өстенә сикерде. Туңган аякларының сөякләре яңгырап алды. Ул, бернигә карамый, состав буенча артка таба йөгерде. Аңа хәзер үзен тотып милициягә тапшырырга тиешле кешеләрне табарга кирәк иде. Аңа исән калырга кирәк иде. Кайда гына соң бу кондуктор дигәннәре? Урта вагоннарның берсендә ут яктысы күренде. Баязитова тыны буылганчы йөгерде, түбәсе ябык товар вагонының урта ишеге бераз гына ачылган, һәм аннан тәмәке уты күренеп тора иде. Поезд кычкыртты. Йә кырда катып үләсең, йә шушы утлы ишеккә ябышасың! Уйлап торырга вакыт юк иде – Баязитова бозлы бияләе белән биек ишекнең кырыена килеп ябышты. Буферлар шаулап алды. Билгесез куәтле бер көч аны күтәрде дә вагон эченә суырды. Әллә кай төшләр бәрелде, әллә кай төштәге сөякләр җылынып китте. Аң кергәч торып караса