Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.аяк бармагы Рәдифнең авызына ук тиеп тора, барысы да күкрәкләрен селкетә-селкетә мышныйлар. Шунда ук кибән төбендә бер патефон әйләнеп утыра. Пластинкадан бию такмагы ишетелә:
– Буран, буранның, буранга…
Шул көйгә кибән арасында бер олы апа бии. Үзе бии, үзенең күзләре йомык, рәхәтләнеп йоклый. Әһә, ул таныш кеше татар теле укытучысы Рабига апа икән. Куяннар да, Рәдиф тә, аның энеләре дә, Рабига апа да рәхәт чигәләр… Тик сине генә ниндидер ачы тавыш бүлдерә. Ул кыңгырау тавышы икән.
Грамматика дәресе тәмам.
Өйгә эш: «Чиләк» сүзен, һәр ике санда төрләндереп, дәфтәргә язып килергә…
Рабига апа җәнлек тиресеннән теккән соры тунының җиңеннән кулларын чыгара. Аның дәресе дүшәмбедә беренче сәгать булганлыктан, соңга калучылар да, йоклап утыручылар да була. Йоклаган укучыларга ул ачуланмый. Тик дәресеңне генә белеп кил.
– Сезнең каныгыз азайган, – ди ул. – Менә сугыш бетәр, теләгәнчә шикәр, яшелчә, җиләк-җимеш ашарсыз. Йоклау – кан азлыктан ул…
Шулай да йокы – рәхәт эш.
Колаямбу плантациядә эшли
Шулай да уку дигәннәре…
Таш кисәр идек, укымас идек! Менә ташлыйм, менә качам дип йөри торгач, инде икенче чирек тә үтеп бара. Иң авыры рус теле дибез. Юк, алай түгел, иң авыры – психология! Аты коргыры фән! Меланхолик, сангвиник, холерик, флегматик, имеш. Гыйззәтуллин – меланхолик, Әлтафи – флегматик, Зарифуллин – холерик, имеш. Юк, иң авыры шулай да немец теле. Үзе булсын ул бер дигән дошманыңның теле, шуны тагын өйрәнеп ят. Шуның өстенә укытучысы – нечкә аяклы, чандыр яңаклы, шүрәле бармагыдай нәзек озын бармаклы ир уртасы бер кеше. Уң кулындагы озын урта бармагын күзеңә терәгәндәй чукый-чукый белем бирә.
– Еinе fremde Sprache ist eine Waffe im Kampf des Lebens17.
– Син ничә тел белсәң, шуның кадәр әйбәт кеше… – фәлән-төгән дип йөрәкне боза.
– Син бөгөн бер «икеле» алдың, димәк, син Гитлер тегермәненә бер чүмеч су салдың. Син бер «бишле» алдың, димәк, син фашизмга удар ясадың.
Һәр сүзе – ярага тоз. Җитмәсә, татар сүзләрен дә үзенчә бозып сөйләп үзәккә үтә. «Бүген» дими, «бөгөн», «соңга калдың» дими, «сыңа калдың»… Шуңа күрә сүзе авыр, һәр җөмләсе баш миенә чүкеч белән суккан күк.
– Немец теле – бөек тел. Немец милләте дөньяга Гётены, Шиллерны, Бетховенны бирде. Немец халкы кешелек җәмгыятенә Марксны, Энгельсны, Бебельне, Либкнехтларны бирде. Эрнст Тельман немец телендә сөй-ләшә…
Миләр кабара, баш шаулый…
– Немец телен Владимир Ильич бик яхшы белгән. Фридрих Энгельс сигездән артык тел белгән…
Йа Хода, моннан соң ничек яшәрбез, бер генә чит тел белмибез бит! Шуны уйлагач, баш мие бөтенләй эшләүдән туктый. Ә сары күлмәкле чандыр ир тукуын дәвам итә:
– Без бөгөнге көндә сезнең белән немец милләтенә каршы көрәшмибез. Без сезнең белән кешелек җәмгыятенең иң кабахәт адәм актыклары – фашистларга каршы көрәшәбез. Немец булу әле ул фашист булу дигән сүз түгел…
Чандыр кул уйный да уйный. Менә хәзер ул уйнаудан туктар, хәзер ул кемне дә булса бастырыр.
17
Бер чит тел белү – тормыш өчен көрәштә бер корал (немецча).